ЯҢАЛЫКЛАР


26
март, 2024 ел
сишәмбе
Бүген Зәй махсус хәрби операциядә катнашучы 45 яшьлек Горячев Сергей Анатольевич белән хушлашты.
Быел Татарстанда тәрбиягә бала алган 73 гаилә Россия Социаль фондыннан бер тапкыр бирелә торган түләү алды. Әлеге максатка Социаль фондның төбәк бүлеге 3,4 миллион сумнан артык акча җибәрде.

25
март, 2024 ел
дүшәмбе
Терроризмга каршы тору максатыннан һәр гражданга уяу һәм сак булырга, Эчке эшләр органнарына подъездларда, подвалларда һәм чердакларда, шәһәр транспортында, халык күпләп җыела торган урыннарда (автовокзаллар, пляжлар, клуб биналары һ.б.) караусыз калган әйберләр, сумкалар, пакетлар, тартмалар табылуы турында мәгълүматны кичекмәстән хәбәр итәргә кирәк.
Кораллы җинаятьче белән конфликтка керергә һәм аны зарарсызландырырга тырышырга кирәкми. Төп бурыч – тормышны саклап калу. Куркуга, истерикага һәм ашыгуга юл куймаска. Атулар яки кычкырулар ишетелсә: 1. Хәлне бәяләү. Нәрсә булганын ачыклау. 2. Ашыгыч ярдәм хезмәтләренә хәбәр итәргә: - полициягә телефон 02, мобиль телефоннан – 102; - бердәм дежур-диспетчерлык хезмәтенә тел. 112; - Россиянең Зәй шәһәрендәге ОУФСБГА тел. 8(85558) 7-15-35, 7-14-69;
25 мартта Хәбибуллина Гөлсинә Хуҗа кызы үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

2024 елның 25 мартында хакимиятнең зур залында 2024 елның 22 мартында Мәскәүдә «Крокус Сити Холл» сәүдә-күңел ачу үзәгендә булган террорчылык акты нәтиҗәсендә булган вакыйгалар белән бәйле рәвештә, террорчылык һөҗүмнәренең потенциаль объектлары җитәкчеләре катнашында районның террорчылыкка каршы комиссиясенең чираттан тыш утырышы узды.

21-22 март көннәрендә Бөгелмә шәһәрендә спорт мәктәпләре арасында чаңгы ярышлары буенча ТР беренчелеге узды.

23
март, 2024 ел
шимбә
22 мартта Мәскәү янында, «Крокус Сити Холл» концерт залында теракт була. Россия Президенты Владимир Путин 24 март якшәмбесен һәлак булганнар өчен милли матәм көне дип игълан итте.
22 мартта Зәй муниципаль районы мөселманнары инде традициягә әверелгән район ифтарында җыелдылар, ул ун ел рәттән район башлыгы Разиф Гали улы Кәримов инициативасы белән үткәрелә. Рамазан ае-гөнаһлардан пакьләнү ае санала.

22
март, 2024 ел
җомга
Бүген Зәй муниципаль районы делегациясе Казанда халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм ТКХ хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чарада катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International