Бүген Зәй махсус хәрби операциядә катнашучы 45 яшьлек Горячев Сергей Анатольевич белән хушлашты. Рядовой Горячев Луганск һәм Донецк Халык республикалары территориясендә хәрби бурычны үтәү барышында һәлак була. Сергей Горячев 1978 елның 17 ноябрендә Зәй шәһәрендә туган, Зәй машина төзелеше техникумында урта махсус белем алган. 1996 елның декабреннән 1997 елның октябренә кадәр Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафларында хезмәт итә. Мобилизациягә кадәр «Зай-Водоканал» ҖЧҖдә слесарь булып эшли. 2022 елның октябрендә Сергей Анатольевич Ватанны саклауга китә һәм алгы сызыкта сугыша. Аның гомере 2024 елның 10 гыйнварында өзелә. Матәм панихиды «Энергетик» мәдәният йортында узды. Район башлыгы Р.Г. Кәримов хәрбинең әти-әниләре, туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашты. "Хөрмәтле Татьяна Васильевна, Анатолий Михайлович, Владислав Сергеевич, Сергей Анатольевичның туганнары һәм якыннары! Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов исеменнән, шәхсән үзем,шулай ук барлык зәйлеләр исеменнән кайгыгызны чын күңелдән уртаклашам! Без сезнең белән бергә кайгырабыз. Хәрби тыныч йокласын", - диде Разиф Гали улы. Шулай ук җыелучылар алдында кайгы уртаклашу сүзләре белән Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән район кураторы Иван Гущин, РФ Оборона министрлыгы, ТР Хәрби комиссариаты исеменнән – Зәй шәһәре һәм Зәй районы хәрби комиссары Айрат Әгъләмҗанов чыгыш ясадылар. Солдатны бер минут тынлык белән искә алдылар. Сергей Анатольевичны соңгы юлга барлык хәрби тәртипләрне үтәп озаттылар. Аны Поручик авылы зиратында җирлиләр. Герой турында хәтер зәйлеләр күңелендә мәңге яшәр".