22 мартта Мәскәү янында, «Крокус Сити Холл» концерт залында теракт була. Россия Президенты Владимир Путин 24 март якшәмбесен һәлак булганнар өчен милли матәм көне дип игълан итте. Зәй муниципаль районы җитәкчелеге тарафыннан һәлак булганнар истәлегенә мемориалның урыны билгеләнде - ул "Энергетик" мәдәният йортына керү урынында, анда теләгән һәркем чәчәкләр алып килә ала.