Зәйдә озын гомерле ветеранны юбилее белән котладылар

2024 елның 25 марты, дүшәмбе

25 мартта Хәбибуллина Гөлсинә Хуҗа кызы үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Район башлыгы исеменнән юбилярны район башлыгы урынбасары П.С.Уразайкин, Аксар авыл җирлеге башлыгы Ю.И. Гыйльманов һәм район мәдәният йорты автоклубы хезмәткәрләре котлады. Гөлсинә Хуҗа кызы 1929 елның 25 мартында Югары Шепкә авылында туган. Бөек Ватан сугышы башланганда аңа 12 яшь кенә була, аның балачак һәм яшүсмер еллары авыр сугыш һәм сугыштан соңгы елларга туры килә, хезмәт эшчәнлеген кечкенәдән үк туган колхозында башлый. Күрше Аксар авылыннан Әсхәдулла Хәбибуллин белән бергә биш бала тәрбияләп үстерәләр. Ире алдынгы механизатор була, ә аңа авыл хуҗалыгының төрле тармакларында: ферма һәм басулар да хезмәт куярга туры килә. Ветеран хөрмәтенә автоклуб артистлары башкаруында җылы котлаулар һәм матур җырлар яңгырады. Ветеран район җитәкчелегенә котлаулары өчен рәхмәт белдерде, барысына да сәламәтлек һәм тыныч күк йөзе теләде. Бүген Гөлсинә Хуҗа кызы иң якыннары арасында: кызы тәрбиясендә яши.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International