Зәйлеләр халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм ТКХ хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чарада катнаша

2024 елның 22 марты, җомга

Бүген Зәй муниципаль районы делегациясе Казанда халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм ТКХ хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чарада катнаша. Бәйрәм чарасы «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә уза. Зәй делегациясе составында – район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галиев, «Теплосервис» ҖЧҖ директоры Рәйхәт Гарипов, «Зәй шәһәре торак-коммуналь хуҗалык идарәсе» ҖЧҖ алдынгы хезмәткәрләре дә бар.

 Тантаналы чарада катнашучы әлеге өлкә вәкилләрен һөнәри бәйрәмнәре белән Татарстан Республикасы Премьер - министры Алексей Песошин котлады һәм  бүләкләү тантанасын  үткәрде. Бүләкләнүчеләр арасында Рәйхәт Габделхак улы да булуы сөендерә, аның бу тармактагы күпьеллык намуслы хезмәте Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак - коммуналь хуҗалык министрлыгының рәхмәте белән билгеләп үтелде. Котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International