ЯҢАЛЫКЛАР


27
ноябрь, 2024 ел
чәршәмбе
Ноябрь аенда районыбызда укучыларны китапка, шигърияткә, әдәбиятка тарту максатыннан якташыбыз, Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Мөдәррис Әгъләмов шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләү буенча һәм аның әсәрләренә атап ясалган рәсем һәм кул эшләре бәйгеләре игълан ителгән иде.

26
ноябрь, 2024 ел
сишәмбе
Бүген зәйлеләр махсус хәрби операция барышында һәлак булган Ватанны саклаучылар – рядовой Кузнецов Булат Марсель улы һәм Насыйров Мадис Мәүлетәр улын соңгы юлга озаттылар.
"Татарстан Республикасында (Татарстан) гигиена һәм эпидемиология үзәге" ФБУЗның Әлмәт филиалы 25.11.- 05.12.2024 елга кадәр Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көненә багышланган "Кайнар линия" үткәрә(01.12.2021 ел).

25
ноябрь, 2024 ел
дүшәмбе
"Дуслык" яшьләр үзәгендә шәһәребезнең яшь әниләре буш вакытларын картина язуга багышлады. Алар сәнгать мастер-классында катнаштылар.
23 ноябрь көнне «Старт» спорт-савыктыру комплексында «Әни +мин» дип аталган гаилә спорт фестивале узды. Бу вакыйга мөһим һәм әһәмиятле бәйрәмгә - Халыкара Әниләр көненә багышланган иде. Чара "Демография" милли проектын гамәлгә ашыру максатларында үткәрелде.
«Мәдәният» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Энергетик» мәдәният сараенда Халыкара Әниләр көненә багышланган бәйрәм концерты булды.

23 ноябрьдә Казанда Татарстанның көрәш сәнгате өлкәсендәге  «Золотой пояс» – «Алтын Билбау» VII  Милли премиясен тапшыру тантанасы булды. 

23 ноябрь көнне Мамадыш шәһәрендә 2010-2015 елгы егетләр арасында ирекле көрәш буенча Р. Р. Мөләхмәтов һәм Ю. А. Балякин истәлегенә Бөтенроссия турниры узды.
22 ноябрьдә Зәй районында өлкән буын аралашу үзәге үз ишекләрен ачты.

23
ноябрь, 2024 ел
шимбә
Хөрмәтле әниләр!Сезне чын күңелдән иң җылы һәм күркәм бәйрәмнәребезнең берсе — Әниләр көне белән котлыйм!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International