Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Район башлыгы Разиф Кәримов Әниләр көне белән котлый
2024 елның 23 ноябре, шимбә
Сезне чын күңелдән иң җылы һәм күркәм бәйрәмнәребезнең берсе — Әниләр көне белән котлыйм! Әлеге бәйрәм — иң якын һәм иң кадерле кешеләребез — әниләребезгә багышланган күңелләрне нечкәртерлек бәйрәм ул. Ананың изге һәм бөек мәхәббәте бишектән безне җылыта һәм саклый, тормыш авырлыкларын җиңәргә, уңышка өметләнергә, ышанырга ярдәм итә. Һәм безгә ничә яшьтә булуыбызга карамастан, әниләрнең яхшы сүзе, ягымлы карашы, зирәк акыллы киңәше бик тә мөһим. Аналар көнен бәйрәм итү — ул әниләребезгә безгә эшләгән барлык яхшылыклары, мәхәббәте һәм аңлавы өчен чиксез рәхмәтебезне белдерергә менә дигән мөмкинлек. Бу көнне уллары Россия иминлеге сагында торучы барлык әниләргә, герой-аналарга, күп балалы әниләргә, ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар өчен икенче әни булганнарга аерым рәхмәтемне белдерәм. Хөрмәтле әниләр, гаилә учагын сүндерми саклаганыгыз, армый-талмый хезмәт куйганыгыз, чиксез сабырлыгыгыз, рухи юмартлыгыгыз өчен сезнең алда баш иябез. Күзләрегездәге бәхет очкыннары сүнмәсен! Сезгә сәламәтлек, бәхет, гаилә иминлеге, үзара аңлашу, балаларыгызның мәхәббәтен, хөрмәтен һәм рәхмәтен тоеп яшәвегезне телим.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
6
гыйнвар, 2025 ел
Каратэ киокусинкай буенча Раштуа турниры узды
4 гыйнварда Түбән Кама шәһәрендә каратэ киокусинкай буенча Раштуа турниры булды, анда Казан, Түбән Кама шәһәрләреннән яшь спортчылар катнашты.
Җиңел атлетика буенча Яңа 2025 елга багышланган төбәк ярышлары узды
4 гыйнварда Баулы шәһәрендә Яңа 2025 елга багышланган җиңел атлетика буенча төбәк ярышлары узды.
"Яңа ел уенчыклары тарихы" мастер-классы үтте
Яңа ел каникулларында музей хезмәткәрләре кулдан ясалган материаллардан ретро-стильдә уенчыклар ясау буенча мастер - класс үткәрделәр.
Зәйдә баскетбол буенча Яңа ел турниры узды
4 гыйнвар көнне "Старт" спорт-сәламәтләндерү комплексында баскетбол буенча Яңа ел турниры узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз