Зәйдә Ватанны саклаучылар белән хушлаштылар

2024 елның 26 ноябре, сишәмбе
Бүген зәйлеләр махсус хәрби операция барышында һәлак булган Ватанны саклаучылар – рядовой Кузнецов Булат Марсель улы һәм Насыйров Мадис Мәүлетәр улын соңгы юлга озаттылар. Хушлашу чарасы «Энергетик» мәдәният йортында узды. Район башлыгы Р. Г.Кәримов, Татарстан Республикасы Хөкүмәте кураторы И.Н. Гущин, шәһәр һәм район хәрби комиссары А.Ф. Әгъләмҗанов хәрбиләрнең әти-әниләренә, туганнарына, якыннарына, барлык зәйлеләргә кайгы уртаклашу сүзләре белән мөрәҗәгать иттеләр. Чыгыш ясаучылар егетләребезнең үзләрен Ватанны чын саклаучылар итеп күрсәтүләрен, илебез, халкыбыз һәм җирдәге тынычлыкны тәэмин итү өчен гомерләрен биргәннәрен билгеләп үттеләр. Хәрбиләрне соңгы юлга барлык хәрби тәртипләрне үтәп озаттылар. Солдатларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Булат Кузнецовны Әлмәт районы зиратында, Мадис Насыйровны «Яңа шәһәр» микрорайоны зиратында җирләделәр. Авыр туфраклары җиңел булсын!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International