Татарстанның көрәш сәнгате өлкәсендәге "Золотой пояс» – "Алтын билбау" премиясен тапшыру тантанасы булды

2024 елның 25 ноябре, дүшәмбе

 23 ноябрьдә Казанда Татарстанның көрәш сәнгате өлкәсендәге «Золотой пояс» – «Алтын Билбау» VII  Милли премиясен тапшыру тантанасы булды. Бүләкләү Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетының концертлар залында узды. Быел «Традиция тугрылыгы» номинациясендә Зәйдән каратэ киокусинкай буенча тренер Ревин Владимир Иванович бүләкләнде. 1996 елда ул «Зәй шәһәренең каратэ киокусинкай федерациясе» җирле иҗтимагый оешмасын оештыра, анда ул алыштыргысыз Президент булып тора һәм бөтен көчен безнең шәһәрдә  киокусинкай каратэ үсешен популярлаштыруга бирә. Владимир Иванович шулай ук  шәһәрнең «Зәй» спорт мәктәбе тренеры, ул югары квалификациягә ия. Аның шәкертләре күп тапкырлар төрле ярышларда җиңүчеләр булдылар, бүген дә  спортта югары нәтиҗәләр күрсәтәләр һәм яңа үрләр яулыйлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International