ЯҢАЛЫКЛАР


25
февраль, 2025 ел
сишәмбе
2025 елның 20-23 февралендә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының «Республика олимпиада үзәге» «Дуслык» сәламәтләндерү – мәгариф комплексы базасында мәктәп укучыларының технология буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды.
25 февральдә зәйлеләр якташларын - махсус хәрби операциядә катнашучы Батьков Александр Николаевич һәм Вырыпаев Олег Валерьевичны соңгы юлга озаттылар, алар, чын ир-атлар буларак, соңгы көнгә кадәр хәрби антларына тугры калдылар һәм туган ил чикләрен саклау эшенә зур өлеш керттеләр.

24
февраль, 2025 ел
дүшәмбе
Безнең район республикада күренекле дин әһелләре катнашында татар телен саклауга һәм рухи белемнәрне тапшыруга юнәлдерелгән чара үткәрүнең 37 нче мәйданчыгы булды.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының хатын - кыз депутатлар берләшмәсе, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил С.Х. Сабурская белән берлектә, 2025 елның 28 февралендә 10 сәгатьтән 15 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында хәрбиләргә ярдәм итү мәсьәләләре буенча «Хатын – кыз игътибары» телефон кайнар линиясен оештыра.
Банкротлар милкен сату турында белдерүләрнең онлайн витринасы
20-22 февраль көннәрендә Болгар шәһәрендә 2005-2007 елгы юниорлар һәм яшүсмерләр арасында билбау көрәше буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды.
19-22 февраль көннәрендә Астана шәһәрендә спорт көрәше буенча халыкара ярышлар узды. Ярышларда «Зәй» спорт мәктәбе укучылары катнашты.
23 февраль көнне «Ялта-Зәй» үзәгендә чаңгы ярышлары буенча «Атказанган спорт мастеры Ф.П. Симашев призы»на бөтенроссия ярышларының йомгаклау көне узды.

22
февраль, 2025 ел
шимбә
Хөрмәтле зәйлеләр, Бөек Ватан сугышы, Кораллы Көчләр ветераннары, локаль конфликтларда катнашучылар, хәрби хезмәткәрләр, ил сагында торучы егетләребез! Сезне Ватанны саклаучы көне белән чын күңелдән котлыйм.
«Атказанган спорт мастеры Ф.П. Симашев призы» бөтенроссия чаңгы ярышларының икенче көнендә спортчылар классик стильдә спринтта ярышты. Кызлар арасында 1 урынны Исрафилова Алия (Татарстан Республикасы), 2 урынны Рыбкина Инна (Саха Республикасы (Якутия), 3 урынны Олехова Анастасия (Архангельск өлкәсе) алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International