23 февраль көнне «Ялта-Зәй» үзәгендә чаңгы ярышлары буенча «Атказанган спорт мастеры Ф.П. Симашев призы»на бөтенроссия ярышларының йомгаклау көне узды. Узыш нәтиҗәләре буенча 5 км. га ярышта 1 урынны Козенкова Софья (Татарстан Республикасы) яулады, 2 урынны Рыбкина Инна (Саха Республикасы (Якутия), 3 урынны Исрафилова Алия (Татарстан Республикасы) алды. Яшүсмерләр арасында 10 км. дистанциядә 1 урынны Сергеев Павел (Мәскәү), 2 урынны Барков Артём (Мәскәү өлкәсе), 3 урынны Балуев Ярослав (Татарстан Республикасы) алды.