Казахстанның Астана шәһәрендә спорт көрәше буенча халыкара ярышлар узды

2025 елның 24 феврале, дүшәмбе

19-22 февраль көннәрендә Астана шәһәрендә спорт көрәше буенча халыкара ярышлар узды. Ярышларда «Зәй» спорт мәктәбе укучылары катнашты. 70 килограммнан артык авырлык категориясендә Фатихова Азилә һәм 85 кг авырлык категориясендә Садриев Динар чемпион булды, Гәрәев Ислам 77 кг авырлык категориясендә көмеш медаль яулады. Команданы Россиянең атказанган тренеры Салихов Равил Фаил улы әзерләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International