Бөтенроссия чаңгы ярышларының икенче көне нәтиҗәләре

2025 елның 22 феврале, шимбә
«Атказанган спорт мастеры Ф.П. Симашев призы» бөтенроссия чаңгы ярышларының икенче көнендә спортчылар классик стильдә спринтта ярышты. Кызлар арасында 1 урынны Исрафилова Алия (Татарстан Республикасы), 2 урынны Рыбкина Инна (Саха Республикасы (Якутия), 3 урынны Олехова Анастасия (Архангельск өлкәсе) алды. Беренче унлыкка Олимпия чемпионы Ф.П. Симашев исемендәге олимпия резервы спорт мәктәбе спортчысы Тюленева Кристина керде, ул 7 урынны яулады. Егетләр арасында 1 урынны Барков Артём (Мәскәү өлкәсе), 2 урынны Чуб-Потапов Константин (Мәскәү), 3 урынны Ощепков Александр (Пермь крае) алды. Олимпия чемпионы Ф.П. Симашев исемендәге олимпия резервы спорт мәктәбе спортчысы Москов Линар 5 нче урынны яулады. Җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасында район башлыгы Р.Г. Кәримов катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International