Безнең район республикада күренекле дин әһелләре катнашында татар телен саклауга һәм рухи белемнәрне тапшыруга юнәлдерелгән чара үткәрүнең 37 нче мәйданчыгы булды. «Җомга марафоны» проекты «Терәк-таяныч» иҗтимагый файдалы хәйрия фонды җитәкчелегендә Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның татар телен һәм туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм республика мөселманнарының Диния нәзарәте ярдәмендә уза. Проект узган ел Рамазан аеның беренче көнендә старт алды. Проект кысаларында барлыгы 50 чара планлаштырылган. Шуларның 37 нчесе Р.Ш.Фәрдиев исемендәге татар гимназиясендә узды. Очрашуга шәһәр һәм район дин әһелләре, татар теле укытучылары, балаларга татар телен өйрәтү буенча мәктәп тәрбиячеләре, мәдәният хезмәткәрләре, китапханәчеләр җыелды. Җыелганнарга сәламләү сүзе белән район башлыгы урынбасары П.С. Уразайкин мөрәҗәгать итте. Петр Сергеевич татар телен өйрәнүнең мөһимлеген билгеләп үтте, бу мөһим мәсьәләдә гаилә, балалар бакчасы, мәктәп, массакүләм мәгълүмат чараларыннан башлап һәркемнең ролен билгеләп үтте, катнашучыларга бай рухи азык һәм очрашудан файдалы мәгълүмат алуларын теләде. Проект кысаларында тамашачылар алдында "Терәк-Опора»хәйрия иҗтимагый фонды директоры Илназ Гыйлемханов чыгыш ясады. Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин эчкерсез вәгазь сөйләде. Марафонда катнашучылар автор-башкаручы Динар Шәймәрдановның мөнәҗәтләрен рәхәтләнеп тыңладылар. Марафон татар телен, гореф-гадәтләрен, мәдәниятен һәм татар халкының рухи мирасын саклауга зур өлеш керткән зәйлеләрне бүләкләү белән тәмамланды. Татар гимназиясенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Р. С. Гатиятуллина, иҗтимагый оешмалар, масса күләм мәгълүмат чаралары һәм милләтара мөнәсәбәтләр бүлеге башлыгы А. М. Биккинина, «Күк чәчәк» балалар бакчасының балаларга татар телен өйрәтү буенча тәрбиячесе З. И. Антонова, Сөббух Рәфыйков исемендәге Үзәк китапханәнең татар бүлеге китапханәчесе В. Ш. Галимова «Терәк-Опора»иҗтимагый файдалы хәйрия фондының Рәхмәт хатларына лаек булдылар. Бүләкләрне аларга П.С. Уразайкин һәм фонд идарәсе рәисе Мансур Хашимов тапшырды. Ә татар гимназиясенә Рөстәм хәзрәт Хәйруллин очрашу истәлегенә "Гаилә дәресләре"китабын бүләк итте.