2027 елда тәртипкә китереләчәк иҗтимагый территорияләрне сайлап алу буенча бөтенроссия онлайн-тавыш бирү дәвам итә.
Тавышларны кабул итү 2026 елның 12 июненә кадәр дәвам итәчәк.
Чара «Яшәү өчен инфраструктура» милли проектының «Уңайлы шәһәр мохитен булдыру» Федераль проекты кысаларында узачак.
Зәйлеләргә тәкъдим ителгән өч объекттан өстенлекле объектны сайларга кирәк: Р.Фәрдиев исемендәге паркның дүртенче чираты; Рафыйков урамындагы 1 нче парк; Рафыйков урамындагы 2 нче парк.
Тавыш бирергә мөмкин:
- сайтта zagorodsreda.gosuslugi.ru моның өчен дәүләт хезмәтләре Порталы аша авторизацияләнергә кирәк;
- "Госуслуги" мобиль кушымтасы аша.
"Бергә хәл итәбез"-тавыш бирү волонтерлары ярдәмендә үтә-аларны "Мәрхәмәтле Татарстан"дип язылган ачык киемнәреннән танып була.
Тавыш бирүдән читтә калмагыз! Әйдәгез бергәләп яраткан Зәйнең киләчәген хәл итик!