17 майда Болгар шәһәрендә Болгар музей-тыюлыгы территориясендә көрәш буенча БДБ Чемпионатының тантаналы чаралары һәм финал ярышлары узды. Ярышлар «Изге Болгар җыены» съезды — «Россия — Ислам дөньясы: KazanForum» XVII халыкара икътисадый форумы кысаларында узды.
Турнирда БДБ илләреннән 100 дән артык көрәшче — милли көрәш төрләре буенча үз илләренең чемпионнары катнашты. Спортчылар 10 авырлык һәм абсолют категориядә көч сынаштылар. Турнир Мәскәүдәге квалификация ярышларын, Болгардагы «Олимп» спорткомплексындагы беренчел ярышларны һәм масштаблы съезд кысаларындагы финал ярышларын үз эченә алды.
Турнирның мәртәбәле кунаклары арасында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, көрәш федерациясе президенты Җәүдәт Миңнәхмәтов, шулай ук күренекле иҗтимагый һәм сәяси эшлеклеләр бар иде. 8 тапкыр Россия чемпионы, 3 тапкыр дөнья чемпионы, атказанган спорт мастеры Радик Сәлахов ярышларның абсолют җиңүчесе булды. Финал бәйгесендә ул Грузия вәкилен, милли көрәш буенча үз иленең чемпионы чидаоба Учу Табатадзены җиңде. Төп бүләкне — автомобиль ачкычларын җиңүчегә Рөстәм Миңнеханов тапшырды.
Радикны беренчеләрдән булып чираттагы зур җиңүе белән район башлыгы Р.Г. Кәримов котлады. Кушылабыз! Уңышлар, Радик!