Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
2026 ел башыннан ТР буенча Социаль фонд бүлегенең бердәм контакт-үзәге телефоны буенча 56 меңнән артык граждан консультация алды
2026 елның 18 мае, дүшәмбе
2026 ел башыннан Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлегенең бердәм контакт-үзәге телефоны буенча 56 меңнән артык граждан консультация алды Бердәм контакт-үзәк- социаль структураларның берләшкән мәгълүмат системасы ул, анда, Россиянең Социаль фондыннан тыш, мәшгульлек хезмәте (Роструд) һәм региональ социаль яклау органнары һәм медик-социаль экспертиза учреждениеләре керә. Татарстан Республикасында көн саен 17-18 хезмәткәр гражданнарның шалтыратуларына җавап бирә һәм мәсьәләләрне хәл итәргә булыша. Шул ук вакытта Бердәм контакт-үзәк өч дәрәҗәдәге оештыру структурасы булып тора. Беренче этапта шалтыраткан гражданинны Янның диалог боты сәламли. Консультацияләр алдан салынып куелган үз-үзеңә хезмәт күрсәтү сценарийлары буенча үткәрелә. Бот җавабы булмаган очракта гражданинның соравы буенча шалтырату беренче линия операторына күчерелә. Аннары беренче линия операторы, шалтыратучының кайсы төбәктән булуына карамастан, гомуми сорауларга җавап бирә. Шәхси консультация кирәк булган очракта шалтырату тиешле ведомствоның яшәү төбәгендәге икенче линия операторына күчерелә. Һәр оператор көн саен 56 мөрәҗәгать эшкәртә. Бердәм пособие түләү, иминият һәм тупланма пенсия мәсьәләләре, пенсия түләүләрен алу тәртибе, вакытлыча хезмәткә яраксызлык кәгазьләрен рәсмиләштерү, шулай ук инвалидларны тернәкләндерүнең техник чаралары белән тәэмин итү - гражданнар мөрәҗәгатьләренең иң актуаль темалары булды. «Эш бирүчеләр өчен Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлекчәсендә аерым кайнар линия эшли: 8 (843) 279-27-66. Компаниянең бу номеры буенча эшләүче хезмәткәрләргә пособиеләр билгеләү һәм түләү, Социаль фондка исәп-хисап бирү, җәрәхәтләнү һәм һөнәри авырулар очрагында иминият кертемнәре, производствода бәхетсезлек очракларын тикшерү, шулай ук профилактик чараларны финанслау һәм башка күп нәрсәләр турында мәгълүмат алырга мөмкин”, - дип өстәде Татарстан буенча Социаль фонд идарәчесе Эдуард Вафин. Социаль ярдәм, түләүләр һәм хезмәт күрсәтү чаралары турында СФР сайтында һәм социаль челтәрләрдәге MAX, ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграм рәсми аккаунтларда табарга мөмкин. Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар 8 800 100 0001 номеры буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала (төбәк линиясе тәүлек буе эшли - 24/7, шалтырату бушлай).
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
май, 2026 ел
Зәй делегациясе "Изге Болгар җыены" бәйрәм чарасында катнашты
Иртә таңнан Т.Ялчыгол исемендәге Үзәк мәчеттән уңайлы автобуста бер төркем зәйлеләр «Изге Болгар җыены» бәйрәм чараларында катнашу өчен Спас районының борынгы Болгар шәһәренә юл тоттылар.
Радик Сәлахов-көрәш буенча БДБ чемпионатының абсолют җиңүчесе
17 майда Болгар шәһәрендә Болгар музей-тыюлыгы территориясендә көрәш буенча БДБ Чемпионатының тантаналы чаралары һәм финал ярышлары узды. Ярышлар «Изге Болгар җыены» съезды — «Россия — Ислам дөньясы: KazanForum» XVII халыкара икътисадый форумы кысаларында узды.
15
май, 2026 ел
Зәйлеләр үз шәһәрләренең киләчәген сайлый
2027 елда тәртипкә китереләчәк иҗтимагый территорияләрне сайлап алу буенча бөтенроссия онлайн-тавыш бирү дәвам итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз