Зәй делегациясе "Изге Болгар җыены" бәйрәм чарасында катнашты

2026 елның 18 мае, дүшәмбе
Иртә таңнан Т.Ялчыгол исемендәге Үзәк мәчеттән уңайлы автобуста бер төркем зәйлеләр «Изге Болгар җыены» бәйрәм чараларында катнашу өчен Спас районының борынгы Болгар шәһәренә юл тоттылар. Бу тарихи дата – Идел буе Болгар дәүләтенең рәсми рәвештә Ислам динен кабул итү көненә багышланган ел саен үткәрелә торган форум. Чараның программасы бай булды: истәлек билгесе янында бәйрәмне ачу тантанасы, «Кече манара һәм Хан Төрбәсе» комплексы янында тәүбә, Җәмигъ мәчетендә өйлә намазы, бәйрәм концерты, милли көрәш, каллиграфия буенча интерактив мәйданчык, музей-тыюлык фондларыннан тематик күргәзмәләр, музей объектлары эше һәм халык кәсепләре ярминкәсе. Тантаналы ачылышта бөтен республикадан җыелган кунакларны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин, РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Россия Мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, шулай ук Россиянең башка дин әһелләре сәламләде. Минскидан Беларусь Республикасында Мөселман дини берләшмәсе рәисе- мөфти Абү-Бәкер Шабанович зур сәламләү сүзе һәм тынычлык теләге алып килде. Барлык чыгышларда да халыклар бердәмлегенә, җирдә тынычлык һәм аңа юнәлтелгән традицион кыйммәтләребезне саклау һәм ныгытуның мөһимлеге турында сүзләр яңгырады. 55 кешедән торган Зәй делегациясен район башлыгы Р.Г. Кәримов җитәкләде. Район мөселманнары бу сәфәрдән бик канәгать калдылар һәм район җитәкчелегенә транспорт белән тәэмин итүләре өчен зур рәхмәтле.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International