Спорт көрәше буенча СССРның спорт мастеры Илсур Минһаҗев истәлегенә багышланган ТР беренчелеге узды

2026 елның 25 мае, дүшәмбе

20-22 май көннәрендә «Старт» спорт-сәламәтләндерү комплексында 14 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында СССРның спорт мастеры Илсур Хәниф улы Минһаҗев истәлегенә багышланган спорт көрәше (грек-рим) буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды.

Ярышларда Татарстан Республикасының 11 муниципаль районыннан 200дән артык спортчы катнашты. Ачылу тантанасында Зәй шәһәре башлыгы урынбасары Максимов Сергей Васильевич, Татарстан Республикасы спорт көрәше Федерациясенең әйдәүче белгече Карташов Альберт Алексеевич, Түбән Кама шәһәре депутаты Миңнәхмәтов Әнәс Әхәт улы, Илсур Минһаҗевның абыйсы – Мансур Хәниф улы Минһаҗев, район Башкарма комитетының физик культура, спорт һәм туризм идарәсе җитәкчесе Тимеркаева Илзирә Габделбәр кызы, Зәй муниципаль районының спорт ветераннары һәм ярышларның иганәчеләре катнашты.

 Ярышларда "Зәй" спорт мәктәбе укучылары түбәндәге урыннарны алдылар:38 кг авырлык категориясендә: 3 урын Хисмәтуллин Арслан (тренер-укытучы Хәйруллин И.Г.) ; 35 кг авырлык категориясендә: 1 урын Мөгурбиев Әбүбәкәр (тренер-укытучы Хәйруллин И.Г.), 3 урын Спирин Егор (тренер-укытучы Терентьев А. А.) ; 29 кг авырлык категориясендә: 1 урын Фаршатов Данис (тренер-укытучы Хәйруллин И.Г.), 48 кг. авырлык категориясендә: 2 урын Журавлев Антон (тренер-укытучысы Терентьев А. А.).

Бүләкләү тантанасында югары  категорияле олимпия судьясы, Идел буе федераль округының судьялар комиссиясе рәисе Юлтимеров Борис Александрович, Зәй шәһәренең спорт көрәше федерациясе рәисе Тихонов Николай Николаевич, "Зәй" спорт мәктәбе директоры Фаршатов Рамил Фәнис улы, ярышларның баш судьясы Сәфәргалин Рамил Нәгыйм улы катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International