Бүген хакимиятнең зур залында хокук саклау органнары җитәкчеләре, шәһәр һәм районның мәгариф оешмалары җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашында районның террорчылыкка каршы комиссиясенең чираттагы утырышы булды.
Утырышның төп темалары булып «Сабантуй» милли бәйрәменә әзерлек һәм аны уздыру чорында террорчылык куркынычларын кисәтү, җәмәгать иминлеген һәм хокук тәртибен тәэмин итү буенча өстәмә чаралар, район мәгариф учреждениеләрендә имтиханнар һәм чыгарылыш кичәләре мәсьәләләре, шулай ук балаларның җәйге ял итү һәм сәламәтләндерү урыннарының - мәктәп яны лагерьларының, «Ялта-Зәй», «Йолдызлык», «Факел» балалар сәламәтләндерү лагерьларының террорчылыктан саклану торышы турында мәсьәләләр торды.
Мәгълүмат белән Зәй эчке эшләр бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы, район башкарма комитетының мәгариф идарәсе җитәкчесе, лагерь җитәкчеләре, Зәй шәһәр прокуроры урынбасары чыгыш ясады.
Утырыш барышында балалар катнашында массакүләм чаралар үткәргәндә куркынычларны киметү буенча чаралар комплексы эшләнде.