Партнерлык мәктәпләре - киләчәккә адым

2026 елның 22 апреле, чәршәмбе

«Профессионалитет» федераль проектының “Яшьләр һәм балалар” милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында Зәйнең 4нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә һөнәргә әзерлекне тормышка ашыру буенча, 2026 нчы елда Зәй ГРЭСы һәм Казан дәүләт энергетика университеты белән берлектә мәктәптә “ Партнерлык мәктәпләре - киләчәккә адым” проекты старт алды.

Проект алдан һөнәргә әзерлеккә һәм заманча энергетика белән танышуга юнәлтелгән. Беренче катнашучылар- 7нче А сыйныфының унөч укучысы. Проектның кереш дәресе узды.

«Сөйләргә генә түгел, мавыктырырга кирәк. Укучы сорау бирә һәм шунда ук нәтиҗәне күрә икән - белем абстракт булудан туктый"– диде Зәй ГРЭСының инженер-электронигы Александр Клепиков.

Әлеге проект кысаларында КДЭУ укытучылары физика һәм информатика буенча онлайн-дәресләр алып баралар. Зәй ГРЭСы белгечләре махсус җиһазландырылган энергосыйныфында тере мастер-класслар үткәрә: балалар электр системалары нигезләрен өйрәнәләр, җиһазлар белән куркынычсыз эшләргә өйрәнәләр һәм чын энергетиклар белән аралашалар.

Проект укучыларны сыйфатлы һөнәри әзерлеккә ирешүгә ярдәм итә. Инде 7нче сыйныфтан ук балалар тирәнтен белем алып, киләчәктә һөнәри көллиятләргә һәм югары уку йортларына укырга керергә, һөнәр сайларга булышачак.

Мәктәптә энергосыйныф – ул булачак һөнәргә беренче адым, анда теория белән практика очраша, ә энергетика өлкәсендә эшләү турындагы хыял чынбарлыкка әверелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International