Татарча диктантта катнаш!

2026 елның 22 апреле, чәршәмбе
24-26 апрельдә Мәскәү вакыты белән иртәнге сәгать 10да барлык теләүчеләр үзләренең татар телен белү дәрәҗәсен тикшерә алачак. «Татарча диктант» — татар телендә сөйләшүчеләр, өйрәнүчеләр һәм яратучылар өчен дөньякүләм чара. Беренче тапкыр бу чара 2016 елда үткәрелә, бүгенге көнгә 31 илдән һәм Россиянең 74 төбәгеннән катнашучыларны берләштерә. Катнашу форматлары:  Офлайн рәвештә — мәктәпләрдә, университетларда, мәдәният үзәкләрендә, китапханәләрдә һәм башка мәйданчыкларда;  Онлайн рәвештә — рәсми сайт аша: https://diktant.tatar   Офлайн мәйданчыклар илебезнең төбәкләрендә, чит илләрдә, Татарстан районнарында һәм Казанның төрле оешмаларында да була.  Акциянең туры трансляциясе «ТНВ-Татарстан», «ТНВ-Планета» телеканалларында һәм акциянең рәсми сайтында алып барылачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International