Зәйдә Ватанны саклаучыларны соңгы юлга озаттылар

2026 елның 21 апреле, сишәмбе

Бүген зәйлеләр махсус хәрби операциядә катнашучылар: капитан Фәйрушин Айдар Харис улы, кече сержант Гончарев Григорий Демьянович һәм рядовой Бондарюк Руслан Игоревич белән хушлашты. Матәм чарасы "Энергетик" мәдәният сараенда узды.

Район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин һәлак булганнарның туганнарына һәм якыннарына кайгы уртаклашу сүзләре белән мөрәҗәгать итте.

"Хөрмәтле хәрбиләрнең туганнары һәм якыннары! Татарстан Республикасы Рәисе, район башлыгы Разиф Гали улы Кәримов һәм барлык зәйлеләр исеменнән кайтарып булмаслык югалту белән бәйле кайгыгызны уртаклашам. Якын кешеңне югалтуның авырлыгын сүз белән генә аңлатып булмый. Без сезнең белән бергә кайгырабыз. Бу авыр көннәрдә сезгә сабырлык һәм ныклык телим. Айдар Харисович, Григорий Демьянович, Руслан Игоревич безнең хәтердә мәңгегә үз дәүләтләрен саклаучылар, чын патриотлар һәм чын геройлар булып калачак!- диде Петр Сергеевич.

Җыелучылар алдында шулай ук ТР Хөкүмәте исеменнән кайгы уртаклашу сүзләре белән куратор Иван Гущин, РФ Оборона министрлыгы һәм ТР Хәрби комиссариаты исеменнән Зәй шәһәре һәм Зәй районы хәрби комиссариаты баш белгеч- эксперты Георгий Борисов чыгыш ясады.

Хәрбиләрне соңгы юлга барлык хәрби хөрмәтләр белән озаттылар. Солдатларны бер минут тынлык белән искә алдылар, чәчәкләр салдылар.

Фәйрушин Айдар Харис улын Чыбыклы авылы зиратына, Гончаров Григорий Демьяновичны - кече Бүсерәк авылы зиратына, Бондарюк Руслан Игоревичны Яңа шәһәр зиратына җирләделәр.

Ватанны саклаучыларга мәңгелек дан!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International