Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Зәй районы махсус хәрби операциядә һәлак булган сугышчыны соңгы юлга озатты
2024 елның 22 июле, дүшәмбе
Бүген Зәй районы махсус хәрби операциядә һәлак булган Урта Пәнәче авылы егете ефрейтор Жаров Юрий Анатольевич белән хушлашты. Матәм чарасы «Энергетик» мәдәният йортында узды. Район башлыгы Р.Г. Кәримов каһарманның әтисенә, туганнарына, якыннарына, барлык зәйлеләргә кайгы уртаклашу сүзләре белән мөрәҗәгать итте. "Бүген без якташыбыз - ефрейтор Жаров Юрий Анатольевичны соңгы юлга озатабыз, ул хәрби антына тугры калып, хәрби бурычын үтәү барышында батырларча һәлак булган. Юрий –илебезнең чын каһарманы, Ватанны саклауга беренчеләрдән булып китә һәм алгы сызыкта сугыша. Күп кенә зәйлеләр хәтерли, 2022 елның 9 декабрендә-Ватан Геройлары көнендә без аңа тантаналы рәвештә лаеклы дәүләт бүләген тапшырдык. Россия Федерациясе Президенты Указы белән Донецк һәм Луганск халык Республикаларында махсус хәрби операциядә катнашкан Юрий Жаров хәрби бурычын үтәгәндәге казанышлары өчен "Батырлык өчен” медале белән бүләкләнгән иде. Шуннан соң да ул сугышчан дусларын озакка калдыра алмады, Россия Оборона министрлыгы белән кабат килешү төзеп, яңадан илебез чикләрен сакларга китте, шуның белән чын патриотлык, Ватанга һәм хәрби бурычка тугрылыгын исбатлады. Кызганычка каршы, сугыш югалтуларсыз булмый. Юрий Жаров йөзендә без туган районыбызның һәм илебезнең тагын бер чын улын югалттык. Хөрмәтле Анатолий Антонович, Юрийның туганнары һәм якыннары! Россия Федерациясе Президенты, Татарстан Республикасы Рәисе, шәхсән үз исемемнән һәм барлык зәйлеләр исеменнән олы кайгыгызны уртаклашам! Барыбыз да сезнең белән бергә хәсрәттә. Без Юрий Анатольевич белән горурланабыз һәм аның турындагы истәлекне йөрәкләребездә мәңгегә сакларбыз. Сугышчы тыныч йокласын. Ватаныбызның азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен һәлак булганнарга мәңгелек дан!",- диде Разиф Галиевич. Чарада катнашучылар алдында шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов, хәрби комиссариат вәкиле Георгий Борисов чыгыш ясады. Россия Федерациясе Президенты Указы белән хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен ефрейтор Жаров вафатыннан соң Батырлык ордены белән бүләкләнә. Хәрби хезмәткәрне соңгы юлга барлык хәрби хөрмәтләр белән озаттылар. Солдатны бер минут тынлык белән искә алдылар. Юрий Анатольевичны туган авылы зиратына җирләделәр. Герой турындагы истәлек зәйлеләрнең йөрәкләрендә мәңге яшәр.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
22
апрель, 2026 ел
Партнерлык мәктәпләре - киләчәккә адым
«Профессионалитет» федераль проектының “Яшьләр һәм балалар” милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында Зәйнең 4нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә һөнәргә әзерлекне тормышка ашыру буенча, 2026 нчы елда Зәй ГРЭСы һәм Казан дәүләт энергетика университеты белән берлектә мәктәптә “ Партнерлык мәктәпләре - киләчәккә адым” проекты старт алды.
Татарча диктантта катнаш!
24-26 апрельдә Мәскәү вакыты белән иртәнге сәгать 10да барлык теләүчеләр үзләренең татар телен белү дәрәҗәсен тикшерә алачак.
21
апрель, 2026 ел
Зәй волонтерларын Әлмәткә чакырдылар
ТР Дәүләт Советы депутаты Рияз Комаров фронтка көн саен ярдәм итүчеләр өчен илһамландыргыч экскурсия оештырды.
Зәйдә Ватанны саклаучыларны соңгы юлга озаттылар
Бүген зәйлеләр махсус хәрби операциядә катнашучылар: капитан Фәйрушин Айдар Харис улы, кече сержант Гончарев Григорий Демьянович һәм рядовой Бондарюк Руслан Игоревич белән хушлашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз