Зәйдә танылган татар галиме, педагог, табиб, тарихчы Таҗетдин Ялчыгол истәлегенә багышланган укулар узды

2021 елның 23 сентябре, пәнҗешәмбе

Зәй муниципаль районының Имәнлебаш авылында язучы, дин галиме, табиб, мәгърифәтче Таҗетдин Ялчыголның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган чираттагы “Ялчыгол укулары” оештырылды. Дистәдән артык гыйльми хезмәт авторы Таҗетдин хәзрәтнең тормыш юлы һәм иҗатына, бигрәк тә аның безнең төбәктәге яшәешен өйрәнүгә багышланган конференция 8 нче тапкыр үткәрелде. Елдан - ел анда катнашучылар географиясе киңәя бара, бу зәйлеләргә әлеге чара кысаларында зур галимнәребез, язучыларыбыз белән очрашып, аралашу мөмкинлеге бирә. Быелгы конференциябезне зурлап якташларыбыз - Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры, тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗев, археолог, тарих фәннәре докторы, ТР фәннәр академиясе мөхбир әгъзасы Фаяз Хуҗин, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров, баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев, Эчке сәясәт мәсьәләләре буенча ТР Президенты департаменты баш киңәшчесе Раил Гомәров, Апанай мәчете имам-хатыйбы, тарих фәннәре кандидаты, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров, Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең фәнни һәм методик эшләр буенча директор урынбасары Ирек Һадиев һәм башка мәртәбәле кунакларыбыз килде. Конференциядә катнашучылар иң элек Имәнлебаш зиратына барып, галимнең кабере янында аның рухына багышлап коръән укып, дога кылдылар. Аннан соң авыл мәдәният йорты янында Ялчыголның тормыш юлын чагылдырган күргәзмәләр, сәхнәләштерелгән тамаша карадылар. Быелгы конференциягә Ялчыгол дәвамчылары да зур әзерлек белән килде. Катнашучыларга 5 нче буын дәвамчысы Гамир Таҗетдиновның әле шушы көннәрдә генә табадан төшкән “Дини тәгълиматның дөньяви чагылышы” китабы тәкъдим ителде, аның бертуган сеңлесе Разилә ханым Җиһаншина Санкт-Петербургта Россия Милли китапханәсендә ерак бабасының Сидратуль Мунтәһә китабы табылуы турында сөенече белән уртаклашты. Катнашучыларны районыбыз башлыгы Разиф Гали улы Кәримов сәламләп, Ялчыгол мирасын барлауга керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде. Искәндәр Гыйләҗевнең “Татар энциклопедиясендә билгеле шәхесләр”, Фаяз Хуҗинның “Ялчыгол һәм Идел Болгарында ислам” темалары буенча чыгышлары тыңлаучыларда аеруча зур кызыксыну уятты. Дин әһелләребез Ялчыгол иҗатының тәрбияви ягын ассызыкладылар. Шунысы куанычлы, әлеге чарага мәктәп укучылары да җәлеп ителде. Аларның берсе-7нче мәктәпнең 8нче сыйныф укучысы Әмирә Гобәйдуллина Ялчыголның хикмәтле сүзләре турында чыгыш та ясады. Конференциядә районыбызның татар теле һәмәдәбияты укытучылары, китапханәчеләр, мәдәният хезмәткәрләре катнашты. “Таҗетдин Ялчыгол мирасы буенча эзләнүләр һәм аларның тарихи әһәмияте” конференциясе Идел буе Болгарында ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгына, Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышлап үткәрелде. Катнашучылар аннан бай файдалы мәгълүмат һәм рухи азык алып таралыштылар. Таҗетдин хәзрәтнең тормыш юлы Зәй төбәге белән тыгыз бәйләнгән. Гомеренең соңгы 14 елын ул районыбызның Югары Мәлем авылында яшәгән, биредәге халыкны мәгърифәтле, әхлаклы итү өчен күп көч куйган, дәвалау белән шөгыльләнгән. Үзенең васыяте буенча Имәнлебаш авылында җирләнгән. Зәйлеләр, шул исәптән Имәнлебаш авылы халкы гомер-гомергә Таҗетдин хәзрәтне зурлап яшәде. Кабере караулы, шәһәрнең бер урамы, җәмигъ мәчете Ялчыгол исемен йөртә, мәчет янәшәсендә төзелгән Истәлек билгесе зәйлеләргә тарихи ядкарь буларак та, күп төрле мәдәни чаралар, әдәби кичәләр үткәрү урыны буларак та уңышлы хезмәт итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International