1 апрель көнне үзәк китапханәдә “Шигырь юлларының акылы” –дигән темага әдәби-музыкаль кичә үтте. Алып баручы Людмила Крылова әдәбиятның көчлелеге турында сөйләде. Чарада катнашучылар викторина сорауларына җавап бирделәр, кинофильмнарда яңгыраган җырларны искә төшерделәр.Үзешчән шагырьләр – Н.Ф. Александрова, Н.П. Спирчин, Н.Д. Наливайко, А.К. Шәрәфиева үзләре язган шигырьләрен укыдылар. Чарада шулай ук китап күргәзмәсе дә тәкдим ителде.