2 апрель көнне хакимиятнең зур залында район башлыгы Разиф Кәримов җитәкчелегендә даими эшләп килүче икътисад Советының чираттагы утырышы үтте. Ул Зәй районында эшләп килүче предприятияләрдә сакчыллыкны арттыру мәсьәләләренә багышланды. Аның эшендә 4 мәсьәлә каралды: 1. “ТАТЭК” ширкәтендә сакчыллыкны арттыру 2. “Мефро уилз Руссия завод-Заинск” предприятиясендә ЛИН технологиясен кертү; 3. “ТЕХНО” ширкәтендә сакчыллыкның төп принципларын үтәү 4. “Зәй шәкәре” предприятиясендә сакчыллык алымнарын куллану. Тикшерлегән мәсьәләләр буенча фикерләр тыңланылды һәм карар кабул ителде.