Бүген, хакимиятнең кече залында район Советының мәгариф, мәдәният, спорт, сәламәтлек саклау һәм милли мәсьәләләр даими комиссиясе утырышы үтте. Анда : “Спорт мәйданчыкларын рациональ һәм нәтиҗәле файдалану”, “Мәгариф оешмаларында икетеллекне үстерү” һәм “ Сәнгать һөнәрен үстерү” мәсьәләләре каралды.Комиссия утырышын аның җитәкчесе Эдуард Галиев алып барды.