ЯҢАЛЫКЛАР


31
март, 2025 ел
дүшәмбе
«Радость» комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге 2024-2025 елларга балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итүнең төбәк системасын үстерү буенча чаралар комплексын гамәлгә ашыруны дәвам итә.
29-30 март көннәрендә “Яшьлек” боз сараенда “Яшьлек кубогы” тимераякта фигуралы шуу ярышларының 2 нче этабы узды.
29 мартта Алабугада нәфис гимнастика буенча Алабуга муниципаль районының «Жемчужинка» ачык беренчелеге узды.
27 марттан 29 мартка кадәр Казанда «Триумф» боз аренасында Татарстан Республикасы беренчелегенең 2013 елгы командалар арасында хоккей буенча финал этабы узды.
Социаль фондның Татарстан бүлеге 1 апрельдән дәүләт тәэминаты буенча пенсияләрне, шул исәптән социаль пенсияләрне дә 14,75% ка индексацияли. Индексация республикада яшәүче 85 меңнән артык кешегә кагылачак.
28 меңнән артык медицина хезмәткәре ай саен махсус социаль түләү рәвешендә финанс ярдәме ала. Ел башыннан СФР төбәк бүлеге медицина хезмәткәрләренә 8,6 млн. сумнан артык акча күчергән.

30
март, 2025 ел
якшәмбе
Бүген дөньяның бар мөселманнары изге Рамазан бәйрәме- ураза тәмамлануын билгеләп үтәләр. Шәһәрнең һәм районның барлык мәчетләрендә бәйрәм уңаеннан тантаналар узды. Таңнан торып, йөзләгән кеше Т. Ялчыгол исемендәге Үзәк шәһәр мәчетенә бәйрәм намазына җыелды. Иртәнге намаздан соң монда Коръән аятьләре укый башладылар, вәгазьләр сөйләделәр.

29
март, 2025 ел
шимбә
Хөрмәтле мөселманнар, кадерле зәйлеләр! Ихлас күңелдән барыгызны да якынлашып килүче Ураза гаете белән котлыйм! Бу бәйрәм тирән рухи мәгънәгә ия һәм ул иманны ныгыту, үз-үзеңне камилләштерү һәм әхлакый чистартуны чагылдыра. Ураза гаете гаилә һәм дуслар белән аралашу шатлыгы бирә. Бу көннәрдә мохтаҗларга җылылык һәм кайгыртучанлык, шәфкатьлелек һәм юмартлык күрсәтү аеруча мөһим.

28
март, 2025 ел
җомга
РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасының төбәк сәясәте һәм җирле үзидарә комитеты, «ТРАНСПРОЕКТ» дәүләтнеке булмаган үсеш институты (АҖ) һәм федераль халык советы эшчәнлекләре традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклау һәм ныгытуның гамәли аспектларын үстерүгә юнәлдерелгән социаль инфраструктура объектлары «МАРТ» конкурсын оештыручылар булып торалар.
Бүген кече Фәннәр академиясенең актлар залында район башлыгы урынбасары П.С. Уразайкин катнашында Зәй муниципаль районы Иҗтимагый советы утырышы узды. Утырышны Иҗтимагый совет рәисе Гүзәлия Курбатова алып барды. Көн тәртибенә 3 мәсьәлә кертелгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International