Бүген кече Фәннәр академиясенең актлар залында район башлыгы урынбасары П.С. Уразайкин катнашында Зәй муниципаль районы Иҗтимагый советы утырышы узды. Утырышны Иҗтимагый совет рәисе Гүзәлия Курбатова алып барды. Көн тәртибенә 3 мәсьәлә кертелгән иде. Совет әгъзалары 2024 ел йомгаклары буенча Зәй муниципаль районында коррупциягә каршы сәясәт чараларын гамәлгә ашыру, Зәй муниципаль районында 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек, 2024 елда Иҗтимагый совет эшчәнлеге һәм 2025 елга бурычлар турында мәгълүмат тыңладылар. Докладлар белән район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Токмакова Татьяна Викторовна, район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Камалова Регина Николаевна, Иҗтимагый совет рәисе Курбатова Гүзәлия Фатыйх кызы чыгыш ясадылар. Утырышка йомгак ясап, Петр Сергеевич каралган барлык мәсьәләләрнең мөһимлеген билгеләде, Совет әгъзаларын хәрби хезмәткәрләргә - махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм җыюны оештыру өлешендә эшне активлаштырырга һәм шәһәр һәм районның иҗтимагый оешмалары белән бергәләп эшләргә өндәде. Район башлыгы урынбасары шулай ук Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган бәйрәм чараларын оештыруга һәм тиешле дәрәҗәдә уздыру зарурлыгына да игътибарны юнәлтте.