Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Район мөселманнары Ураза гаетен билгеләп үтәләр
2025 елның 30 марты, якшәмбе
Бүген дөньяның бар мөселманнары изге Рамазан бәйрәме- ураза тәмамлануын билгеләп үтәләр. Шәһәрнең һәм районның барлык мәчетләрендә бәйрәм уңаеннан тантаналар узды. Таңнан торып, йөзләгән кеше Т. Ялчыгол исемендәге Үзәк шәһәр мәчетенә бәйрәм намазына җыелды. Иртәнге намаздан соң монда Коръән аятьләре укый башладылар, вәгазьләр сөйләделәр. Районның имам-мөхтәсибе Фатих хәзрәт Нуруллин Рамазан аеның игелеге турында искә төшерде, дин кардәшләренә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән котлау сүзләрен җиткерде. Бәйрәм шатлыгын уртаклашырга район башлыгы Р.Г. Кәримов та килде. Разиф Гали улы чарада катнашучыларны бәйрәм белән котлап, район мөселманнарының киләчәктә дә толерантлык үрнәге булып хезмәт итәчәгенә, милләтара һәм конфессияара татулыкны, туган районның һәм республиканың үсешенә үз өлешләрен кертәчәгенә ышануын ассызыклады. Шулай ук район башлыгы барлык зәйлеләргә махсус хәрби операциядә катнашучыларга армый-талмый ярдәм иткәннәре, ил өчен авыр вакытта берләшә белүләре өчен рәхмәт белдерде. Бәйрәм намазы тантананың иң югары мизгеле булды. Мәчеткә килгән барлык дин тотучыларны мәчет мәйданчыгында әзерләнгән тәмле плау белән сыйладылар. Мәчеттә булганнан соң, мөселманнар бәйрәмне гаиләләре арасында билгеләп үтү өчен өйләренә таралыштылар. Шулай ук Гает көнне зиратларга бару традициясе яши. Ир-атлар якыннары, туганнары каберенә барып, әрвахлар рухына дога кылалар, Коръән аятьләре укыйлар.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
апрель, 2026 ел
Район башлыгы авыл хуҗалыгындагы эшләрнең барышы белән танышты
Бүген район башлыгы Разиф Кәримов авыл хуҗалыгы идарәсе, агрофирмалар, Россельхозцентр белгечләре белән көзге бодай кырларына минераль ашламалар кертүнең барышын тикшерделәр.
Район башлыгы Р. Г. Кәримовның Пасха бәйрәме белән котлавы
Кадерле зәйлеләр, хөрмәтле православие динендәгеләр!
«Җир - безнең уртак йортыбыз»
Аксар төп гомуми белем бирү мәктәбенең 1 һәм 3 сыйныф укучылары өчен «Җир — безнең уртак йортыбыз» девизы астында экологик чара үткәрелде.
Зәйдә район һәм шәһәр Советлары утырышлары узды
Бүген хакимият бинасының зур залында бишенче чакырылыш Зәй муниципаль районы Советының җиденче утырышы һәм бишенче чакырылыш Зәй муниципаль шәһәре Советының алтынчы утырышы узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз