Зәйдә төзекләндерүдән соң яңартылган парк ачыла

2016 елның 16 сентябре, җомга

Бүген Зәйдә төзекләндерүдән соң яңартылган парк ачыла. Парклар һәм сверлар көненә багыышланган бәйрәм чаралары инде көндезге 12 сәгатьтән бирле дәвам итә. Беренче булып төп сәхнәгә Балалар иҗат йорты, сәнгать мәктәбе һәм музыка мәктәбе укучылары һәм укытучылар күтәрелде. Паркның барлык мәйданында чаралар бара: уеннар, аттракционнар, авыл иҗат коллективлары чыгышы, оста куллар түгәрәгендә йөрүчеләр күргәзмәсе кызганнан-кыза бара. Үзәк парктагы чаралар белән бергә Иске Зәйнең мәктәп тауында, Мирный бистәсенең паркында һәм Т. Ялчыгол скверында төрледән төрле бәйрәм чаралары үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International