«Энергетик» мәдәният йортына яңа директор билгеләнде

2016 елның 22 сентябре, пәнҗешәмбе
Бүген муниципаль район башлыгы Р.Г.Кәримов «Энергетик» мәдәният йорты коллективын яңа директор Фәрит Харис улы Мусин белән таныштырды. Фәрит Харис улы Мусин бүгенге көнгә кадәр, Зәй муниципаль районы Советының җәмәгать оешмалары, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм милләтара мөнәсәбәтләр бүлеге башлыгы булып эшләде. Махсус югары белемгә ия. Озак еллар Зәй шәһәре һәм районы мәдәният бүлеге башлыгы булып эшләп, районыбызның мәдәниятын үстерүгә үзеннән зур өлеш керткән һәм тирән эз калдырган шәхес.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International