“Без террорга каршы!”

2016 елның 23 сентябре, җомга
Шушы көннәрдә “Шатлык”халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү бүлегендә эшләүчеләр үзәк китапханә хезмәткәрләре үткәргән “Террорга каршы берләшү көне” дип аталган китап күргәзмәсендә катнаштылар. Чара Республикада оештырылган “Экстремизмга-юк!”айлыгы кысаларында үтте. Күргәзмәдә катнашучыларга 2004 елның сентябрь аенда Бесланда булып үткән фаҗигале вакыйгалар турында документаль фильм күрсәтелде.Әңгәмә барышында төрле фикер алышулар булды, террордан саклану чаралары турында язылган истәлек- брошюра тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International