ЯҢАЛЫКЛАР


14
декабрь, 2016 ел
чәршәмбе
Бүген район башлыгы урынбасары В.Г.Акатьев «Энергетик» мәдәният йортында төзекләндерү эшләренең барышын контрольдә тоту мәсьәләләре буенча чираттагы киңәшмәне үткәрде. Киңәшмә барышында эшләнәсе эшләрне тизләтү белән беррәттән, эшнең сыйфатлы булуына да ныклы игътибар итәргә кирәклеге тагын бер кат ассызыкланды.
Бүген район башлыгы урынбасары В.Г.Акатьев, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Н.А.Нифатов шәһәрнең барлык подряд оешмалары белән берлектә шәһәр урамнары һәм йорт яны территорияләрен карап чыктылар. Тикшерү барышында, «Благострой» ҖЧШ нең һәм шәхси милекчеләрдә эшләүчеләрнең урамнарны кардан чистартуда эзлекле эшләве ачыкланды.

1
декабрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе
Үткән ноябрь аенда Зәй шәһәренең ЗАГС бүлегендә 51 сабый теркәлде: 26 малай һәм 25 кыз. Иң кечкенә бала 1790, ә иң зуры – 4310 грамм. Иң яшь анага – 20, иң өлкән анага 39 яшь. Ноябрь аенда иң популяр исемнәр Арсьан, Данис, Анастасия. Сирәк очрый торган исемнәр Илона, Устина, Вильдана, Матфей. Шул ук вакыт эчендә ЗАГС бүлегендә 17 пар никахларын рәсми рәвештә теркәгәннәр. Иң яшь каләш белән кияүгә 18 һәм 21 ел, иң олы кияүгә – 59, каләшкә – 63 яшь.

30
ноябрь, 2016 ел
чәршәмбе
Торак- коммуналь хуҗалыгы иң катлаулы һәм җаваплы өлкәләрнең берсе. Яңа технологияләр, программалар, энергия саклау технологияләре бу өлкәгә зур тизлек белән үтеп керә. Халыкка күрсәтелә торган хезмәтләр сыйфатлы булырга тиеш. Район башлыгы Р.Г.Кәримов җитәкчеләргә бу мәсьәләләрне җитди контрольдә тотарга кирәклеге хакында һәрдаим искәртеп тора. Подъездларда үткәрелгән төзекләндерү эшләренең торышы, йорт яннарындагы тәртип , җылылык һәм су торбаларының эшләве һәм башка күп санлы мәсьәләләр берсе дә читтә калмады.
Һәр сишәмбе көнне район башлыгы Р.Г.Кәримов район бүлекчәләрендә булып, эш торышы белән якыннан таныша. Бу чарада авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы А.Н.Галиәхмәтов,бүлекчә җитәкчеләре һәм белгечләре катнаша. Бу атнада район җитәкчесе “Нива” ҖЧШ, “Восток” агрофирмасы, аның «Үрнәк»һәм «Мәлем» бүлекчәләре, «Игенче», «Тукай» бүлекчәләре, «Зәй»агрофирмасының «Ялкын», «Нур», «Шепкә», «Зәй шикәре»агрофирмасының «Заман», «Сәрәпәле», «Сәвәләй», «Родина» һәм башка бүлекчәләрендә булырга өлгерде.

29
ноябрь, 2016 ел
сишәмбе
Бүген Зәй үзәк китапханәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Фоат Комаровның ярдәмчесе Светлана Чайковская гражданнарны кабул итте. Анда район башлыгы урынбасары Валерий Акатьев, «Бердәм Россия» сәяси партиясенең Зәй җирле бүлеге вәкилләре катнашты. Тулаем алганда, кабул итүдә Сәрәпәле клубын ремонтлау, Яңа Пәлчикәү белән Нератовка авылын газлаштыру кебек сораулар белән беррәттән, шәхси сораулар белән килүчеләр дә булды.Пәнҗешәмбе көнне Үзәк китапханәдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты И.Ю.Әминовның кабул итүе көтелә.
Зәй - электрон юл белән күрсәтелүче хезмәтләрдән файдалану активлыгы буенча республикада беренче бишлектә. Бездән алда – Казан,Чаллы, Түбән Кама һәм Саба районы тора. Бүген Татарстан Министрлар Кабинетында узган электрон хезмәтләрдән файдалану активлыгына багышланган брифингта бу хакта республика мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов белдерде.Атап үткән биш шәһәр-районда халыкның вакытын янга калдырып, башка файдалы шөгыльләргә мөмкинлек тудырыла дип карарга кирәк, -дип басым ясады министр.

28
ноябрь, 2016 ел
дүшәмбе
Бүген, шәхси кабул итүләр декадасы кысаларында, үзәк китапханәдә муниципаль район башлыгы Р.Г.Кәримов гражданнарны кабул итте. Кабул итү барышында газлаштыру ,коммуналь хезмәтләргә һәм социаль объектларны җылыту мәсьәләләренә кагылышлы сораулар яңгырады. Район башлыгы барлык мөрәҗәгатьләргә җавап бирде, кайбер сорауларны хәл итү өчен вакыт тәләп ителү сәбәпле, аларны контрольга куйды.
2016 нче елның 26 нояберендә Зәй муниципаль районы ГХАТ бүлегендә юбиляр парны котладылар. Бәйрәмгә 25 ел бергә гомер кичерүче Хабибуллинар гаиләсе чакырылган иде. Бу куркәм гаилә яшьләр өчен сабырлык, хисләргә тугърылык, тормышка позитив карау үрнәге булыр торалар. Юбилярлар бәхетле гаилә тормышы серләрен ачып, киләчәккә яшь буынга теләкләрен житкерделәр. ГХАТ бүлеге башлыгы Гөлфия Вәлишина парларны гаилә бәйрәмнәре белән котлады.
26 нчы ноябрьдә Зәй музыка мәктәбендә «Алтын башак-2016» 6 нчы Муниципаль вокал конкурсы үтте. Конкурсның төп бурычы авыл җирлегендә яшәүче талантлы балаларны ачыклау иде. Конкурста 10 авыл җирлегеннән 21 кеше катнашты. Конкурста катнашучыларга бәяне 7 нче Яр Чаллы сәнгать мәктәбе директорының укыту эшләре буенча урынбасары Рузалия Салиховна Суходольской һәм хор-музыка укытучысы бирде. Кечкенә балалар арасында 1 нче дәрәҗә премия лауреаты исеменә Сарсаз-Баграждан Алексей Краснов, 2 нче дәрәҗә премия лауреаты исеменә Югары Мәлемнән Фидан Насыйров һәм 3 нче дәрәҗәле премия лауреаты исеменә Әдилә Асылхуҗиналар лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International