ЯҢАЛЫКЛАР


26
декабрь, 2016 ел
дүшәмбе
26 декабрьдә «Шатлык» Зәй халыкны социаль тәэмин итү үзәгендә мөмкинлекләре чикле балалар өчен күңел ачу чарасы оештырылды. Балалар өчен яңа ел могҗизасын ике ведомство белгечләре – социаль яклау идарәсе һәм яшьләр белән эшләү идарәсе хезмәткәрләре оештырды. Кыш бабай, Кар кызы һәм Әтәч балаларга мавыктыргыч әкият бүләк иттеләр. Дәүләт Советы депутаты Ф.Ф.Комаров исеменнән әзерләнгән, җылы оекбашлар салынган яңа ел бүләге 196 балага тапшырылды. Бәйрәмнән балалар күтәренке кәеф белән таралышты.
Опека һәм попечительлек бүлеге тәкъдиме белән,"Бердәм Россия" партиясе һәм яшьләр эшләре буенча идарә хезмәткәрләре , тәрбиягә бала алган гаиләләр клубының актив членнары белән берлектә, чит гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен, яңа ел бәйрәме оештырдылар. Кыш бабай белән Кар кызы балалар яши торган йортларга килеп,аларны якынлашып килүче яңа ел бәйрәме белән котладылар һәм берсеннән- берсе матур уенчыклар һәм татлы ризыклар бүләк иттеләр.
Бүген Зәй районының Яңа Спасс авылы янында Урманлы Зәй елгасы аша үтә торган яңа күпер файдалануга тапшырылды. Җирле халык өчен бу күптән көтелгән вакыйга. Бу күпер ике яклы хәрәкәтне тәэмин итә торган 6,5 метр киңлектә, 21 метр озынлыкта төзелде. Күпер «Авыл күперләре» республика программасы нигезендә ясалды. Аны ачу тантанасында район башлыгы Р.Г.Кәримов, "Главтатдортранс"оешмасы директорының беренче урынбасары-техник директор Р.Г.Фоварисов катнашты.
Ел дәвамында хакимияттә иллегә якын аппарат киңәшмәсе узды. Соңгы киңәшмә Россия оборона Министрлыгының ТУ 154 самолеты белән һәлакәткә туры килгәннәрне бер минут тынлык белән искә алудан башланды. Киңәшмәдә хокук тәртибе өлкәсендә булган җитди мәсьәләләр, янгын куркынычсызлыгы, сәламәтлек саклау, районның авыл хуҗалыгы торышы, үткәреләчәк мәдәни-массакүләм чараларының алдагы ике атнага планнары каралды, районның спорт өлкәсендә ирешкән уңышлары турында мәгълүмат тыңланды. Киңәшмәгә нәтиҗәне район башлыгы Р.Г.Кәримов ясады.

22
декабрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Зәйдә Мәүлид ән-Нәбигә багышланган бәйрәм чарасы уздырылды. Анда район имам-хатибы Фатыйх хәзрәт Нуруллин, дин әһелләре, хакимият органнары вәкилләре катнашты. Чара Коръән аятьләре, догалар уку белән ачылды. Бәйрәмгә чакырылган мөселманнарны район башлыгы Р.Г.Кәримов исеменнән ветераннар советы рәисе М.С.Хүҗин котлады. Озак еллар хакимият органнарында эшләп, бүгенге көндә лаеклы ялда булган ветераныбыз Г.М.Мухамов кунакларны ихлас күңелдән бәйрәм белән котлады. Очрашу дустанә мөнәсәбәттә үтте.

20
декабрь, 2016 ел
сишәмбе
Бүген Зәй шәһәрендә яшәүче хезмәт ветераны Николай Павловичны Новиков район башлыгы Р.Г.Кәримов исеменнән 90 яшьлек юбилее белән котлау кабул итте. Чарада Советның аппарат җитәкчесе Н.Л.Шакирова, район ветераннар Советы рәисе М.С. Хүҗин, “Яңа шәһәр” территориаль иьтимагый үзидарә рәисе Т.В.Тыткина һәм мәдәният йортының автоклуб хезмәткәрләре катнашты.

15
декабрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе
Бүген район Советы утырышы күчмә формада үтте.Сессиядә катнашучылар Ф.П.Симашев исемендәге балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә булдылар, 24 тораклы йортны карадылар, юл үткәргеч янында булдылар. Утырышта катнашучылар “Зәй шикәре” ААҖ объектларында булып, андагы эш тәртибе белән якыннан таныштылар.Район Советы утырышы заводның актлар залында дәвам итте. Көн тәртибенә куелган барлык сораулар каралды. Район башлыгы Р.Г.Кәримов сессия утырышына нәтиҗә ясады.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында «Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының иң яхшы белгече» республика конкурссында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Чарада ветеринария табиблары, инженер,агроном,икътисадчы, хисапчы һәм кадрлар бүлеге хезмәткәрләре катнашты. Конкурста җиңүчеләргә грантларны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары Николай Титов, Нәҗип Хаҗипов, Илдус Габдрахманов, Тәлгать Таһирҗанов, Марат Җәббаров һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдиновлар тапшырды.

14
декабрь, 2016 ел
чәршәмбе

16 декабрь көнне сәгать 10. 00 дә Зәй хакимияте бинасында "Тирә- юньгә зыян китерә торган объектларны дәүләт исәбенә кую" темасына багышланган укулар үтәчәк.

«Космос» яшьләр үзәгендә төзекләндерү эшләре кызу темплар белән бара. Бинаның эчке ягы күзгә күренеп үзгәрә.Район башлыгы урынбасары В.Г.Акатьев һәм башкарма комитет җитәкчесе урынбасары В.А.Чапков катнашуында үткән чираттагы атналык киңәшмәдә эш темплары, аның сыйфаты турында очрашып сөйләшү төзекләндерелүче объектның үзендә үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International