Зәй-беренче бишлектә

2016 елның 29 ноябре, сишәмбе
Зәй - электрон юл белән күрсәтелүче хезмәтләрдән файдалану активлыгы буенча республикада беренче бишлектә. Бездән алда – Казан,Чаллы, Түбән Кама һәм Саба районы тора. Бүген Татарстан Министрлар Кабинетында узган электрон хезмәтләрдән файдалану активлыгына багышланган брифингта бу хакта республика мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов белдерде.Атап үткән биш шәһәр-районда халыкның вакытын янга калдырып, башка файдалы шөгыльләргә мөмкинлек тудырыла дип карарга кирәк, -дип басым ясады министр.Агымдагы елның 10 аенда Татарстанда халыкка 66 миллионнан артык электрон хезмәтләр күрсәтелгән, бу, аннан алдагы елның шушы чоры белән чагыштырганда, 1,4 тапкыр артык. Электрон хезмәтләрдән файдалану тиз эшләнү, вакытны янга калдыру өстенә экономияләү мөмкинлеге дә бирә. Мәсәлән, көн саен торак-коммуналь хезмәтләргә түләү башкарудан гына республикада 120 мең сум экономия исәпләп чыгарылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International