Мөһим очрашу

2016 елның 30 ноябре, чәршәмбе
Торак- коммуналь хуҗалыгы иң катлаулы һәм җаваплы өлкәләрнең берсе. Яңа технологияләр, программалар, энергия саклау технологияләре бу өлкәгә зур тизлек белән үтеп керә. Халыкка күрсәтелә торган хезмәтләр сыйфатлы булырга тиеш. Район башлыгы Р.Г.Кәримов җитәкчеләргә бу мәсьәләләрне җитди контрольдә тотарга кирәклеге хакында һәрдаим искәртеп тора. Подъездларда үткәрелгән төзекләндерү эшләренең торышы, йорт яннарындагы тәртип , җылылык һәм су торбаларының эшләве һәм башка күп санлы мәсьәләләр берсе дә читтә калмады. Бүген бу очрашу Ленин, Төзүчеләр, Т.Ялчыгол, Җиңү Проспекты, Тавлина урамнарында урнашкан шәхси милекчеләр ширкәте һәм идарәче компанияләре территорияләрендә узды. Йортларда яшәүчеләргә турыдан -туры район башлыгына үз фикерләрен белдерергә тулы мөмкинлек булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International