Бүген Зәй районының Яңа Спасс авылы янында Урманлы Зәй елгасы аша үтә торган яңа күпер файдалануга тапшырылды. Җирле халык өчен бу күптән көтелгән вакыйга. Бу күпер ике яклы хәрәкәтне тәэмин итә торган 6,5 метр киңлектә, 21 метр озынлыкта төзелде. Күпер «Авыл күперләре» республика программасы нигезендә ясалды. Аны ачу тантанасында район башлыгы Р.Г.Кәримов, "Главтатдортранс"оешмасы директорының беренче урынбасары-техник директор Р.Г.Фоварисов катнашты. Район башлыгы күперне ясауда аеруча тырышлык күрсәткән хезмәткәрләргә Рәхмәт хатлары тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында «Татарстан Республикасы күперләре»АҖ инженер-проектлаучысы М.А.Кафизов,"Монолитстрой" ҖЧШ монтажниклары Р.Р.Әхмәдуллин, С.Х.Рүзиев һәм экскаваторщик А.А.Семоновлар да бар иде. Авыл җирлегендә яшәүчеләр исеменнән Рәхмәт сүзен Бүсрәк авылыннан В.А.Мещерова җиткерде.