Алдынгылар өчен Яңа ел бәйрәме

2016 елның 27 декабре, сишәмбе

26 һәм 27 декабрь көнне 7 нче мәктәп базасында район башлыгы Р.Г.Кәримов катнашында уку отличниклары, олимпиада, конкурслар һәм ярышларда җиңүчеләр өчен Яңа ел бәйрәме оештырылды. Р.Г.Кәримов чарада катнашучыларны район үсешенең перспектив планнары белән таныштырды. “Зәй муниципаль районының сәләтле балалары” муниципаль программасы кысаларында үтүче чарада  балаларга “Безнең өмет” Зәй муниципаль районы башлыгы Гранты тапшырылды. Җиңүчеләр мактау грамоталары һәм 2000 сумга сертификат кабул иттеләр.Ике көн дәвам иткән бу чарада балалар иң яхшы сәнгать коллективларының чыгышын карадылар, Кыш бабай белән Кар кызы котлавы аларга аеруча ошады. Чарада барлыгы 500 бала катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International