ЯҢАЛЫКЛАР


31
гыйнвар, 2017 ел
сишәмбе
Бүген Зәй муниципаль районы Зәй шәһәрендә төзелеш һәм җирдән куллануга үзгәрешләр кертү проекты турында ачык тыңлаулар үтте. Ачык тыңлауларны шәһәр башлыгы урынбасары Е.В.Недошивина башлап җибәрде. Шәһәр башлыгы урынбасары ачык тыңлауларны үткәрү урыны һәм вакыты турында”Новый Зай” газетасында белдерү бирелүе һәм район сайтында урнаштырылуы турында хәбәр итте. Көн тәртибе буенча, Зәй шәһәрендә төзелеш һәм җирдән куллануга үзгәрешләр кертү проекты хакында Башкарма комитетның архитектура һәм шәһәр төзелеше башлыгы Р.Р.Исламова чыгышы тыңланды.
Бүген, "Зәй крекер" ҖЧҖ кондитер фабрикасында еллык эш нәтиҗәләре буенча хезмәт коллективы утырышы үтте. Районыбызның 2016 елга социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2017 елга куелган бурычлары белән район башлыгы Р.Г.Кәримов таныштырды. "Зәй крекер" ҖЧҖ кондитер фабрикасында ел дәвамында башкарылган эшләрнең торышы һәм алдагы елга планнаштырылган эшләр хакында"Зәй крекер" ҖЧҖ идарәче директоры Д.А.Кукушкин чыгыш ясады.

Бүген, 2017 елның 31 нче гыйнварында Алма-Ата шәһәрендә Бөтендөнья кышкы Универсиадасы кысаларында үтүче чаңгы ярышларының икенче көне дәвам итә.Россиялеләр арасында, Татарстан Республикасыннан Анна Нечаевская 5-10 чакрым ирекле стильдә үтүче чаңгы ярышларында чемпион исеменә лаек булды. Икенче урынны Россияле Лилия Васильева (Удмуртия Республикасы), өченче урынны Анна Шевченко (Казахстан Республикасы) яулады.


30
гыйнвар, 2017 ел
дүшәмбе
1 февральдә депутатлар кабул итүе төбәк атналыгы кысаларында Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хайруллин гражданнарны кабул итә. Депутатка соравы булучылар үзәк китапханәдә урнашкан “Бердәм Россия” партиясе җирле бүлеге җәмәгать кабул итү бүлмәсенә көндезге сәгать 2 дән 4 кә кадәр килә ала. Белешмәләр өчен телефон:7-30-94

Бүген, 2017 елның 30 нчы гыйнварында Алма-Атада  Бөтендөнья кышкы Универсиадасы старт алды. Ярышларның беренче көнендә спортчылар 5 һәм 10 чакрымга классик стильдә ярыштылар. Хатын-кызлардан Лилия Васильеваның (Россия, Удмуртия Республикасы) нәтиҗәсе 12.8 секунд, икенче урында Анна Нечаевской (Россия,Татарстан) 13.3 секунд, өченче урында Анна Шевченко (Казахстан)15.2 секунд, 5 нче урында Ксения Малеванная, 33.6 секунд, 7 нче урында Мария Давыденкова 38.8 секунд, 8 нче урында Ольга Репницына 51 секунд, 15 нче урында Оксана Главатских 1 минут һәм 8 секунд нәтиҗәләрен күрсәттеләр. Иртәгә, 31 гыйнварда ирекле стильдә узачак ярышларда безнең спортчылар дистанциягә беренче һәм икенче номерлы язу белән китәчәкләр.

Бүген балалар иҗат йорты базасында Зәй муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары А.В.Чапков катнашуында, мәгариф идарәсенең аттестация комиссиясе утырышы узды. Аттестациядә мәгариф учрежденияләренең 53 җитәкчесе катнашты. Анда катнашучылар үзләренең «директор», «мөдир» вазыйфалары квалификацияләренә туры килүләрен тагын бер кат расладылар.
Мәгариф идарәсенең 2016-2017 елларга төзелгән эш планы буенча, 3 һәм 4 башлангыч сыйныфлар да белем алучы талантлы балаларны ачыклау максатыннан, олимпиадалар үткәрелә башлады. 27 нче гыйнварда районыбызның татар гимназиясендә 3 сыйныф балалары өчен татар теле буенча олимпиада үтте. Анда 26 бала катнашты. Җиңүчеләр арасында( рус теле төркеме балалары арасыннан) 1 нче мәктәп, (татар төркеме балалары арасыннан ) 6 нчы мәктәп һәм (милли мәктәпләр арасыннан) татар гимназиясендә укучылар җиңүче дип табылды.
"Алтынчәч" балалар бакчасында мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләрендәге тәрбиячеләр өчен "Фольклор бәйрәмнәре - балаларны халык мәдәниятенә якынайту чарасы "темасына багышланган төбәк семинары үтте. Кунаклар барлык якын-тирә районнардан чакырылган иде. Әлмәт, Тукай, Түбән Кама районнары тәрбиячеләре үзләренең тәрбия эшләре буенча тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Үз чиратында, оештыручылар семинарда катнашучыларны үзләренең үзенчәлекле эш юнәлеше белән кызыксындырдылар.

26
гыйнвар, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Югары Пәнәче һәм Бигеш авылы җирлекләрендә халык җыеннары узды. Районыбызның 2016 елга социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2017 елга куелган бурычлары белән район башлыгы Р.Г.Кәримов таныштырды. Авыл җирлекләрендә ел дәвамында башкарылган эшләрнең торышы һәм алдагы елга планнаштырылган эшләр хакында авыл җирлекләре башлыклары М.Х. Тухтаров һәм И.Р.Вәлиевлар сөйләде. Авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру һәм кече хуҗалыкларны тагын да үстерү мөһимлеге турында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы А.Н. Нургатаевич ассызыклады. . 

Зәй шәһәр прокуратурасы системалы төстә экстремистик гамәлләргә каршы чаралар турында закон таләпләре үтәлешен контрольдә тота. Интернет челтәрендәге сайтларны күзәтү барышында федераль исемлеккә экстремистик материал буларак кертелгән берничә публикациянең куелуы ачыклана. Әлеге материаллар 4 сайтта ачыктан-ачык карау мөмкинлеге булган формада урнаштырылган. Ә РФ территориясендә мондый эчтәлектәге материалларны ясау, саклау, тарату закон белән тыела. Хәзер әлеге 4 сайт суд карары белән туктатылды. Бер үк вакытта Роскомнадзорга әле сайтларга керүне чикләү максатында Бердәм реестрга кертү өчен суд карары нөхсәсе җибәрелде. Шәһәр прокуратурасы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International