ЯҢАЛЫКЛАР


25
гыйнвар, 2017 ел
чәршәмбе

Бүген Дурт-Мунча, Түбән Биш һәм Кәдер авылы җирлекләрендә халык җыеннары узды. Җыенда авыл халкы белән берлектә агрофирма һәм бүлекчә җитәкчеләре,  җитәкчеләр һәм хезмәткәрләр катнашты. Кәдер авылында җыенны район башлыгы Р.Г.Кәримов башлап җибәрде. Районыбызның 2016 елга социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2017 елга куелган бурычлары белән район башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф.Хафизов таныштырды. Авыл җирлекләрендә ел дәвамында башкарылган эшләрнең торышы һәм алдагы елга планнаштырылган эшләр хакында авыл җирлекләренең башлыклары сөйләде.

25 гыйнвар - Россиядә студентлар көне булу уңаеннан, район башлыгы Р.Г.Кәримов районыбыз студентларына үзенең ихлас күңелдән әйтелгән теләкләрен һәм җылы котлау сүзләрен җиткерә. Кадерле студентлар! Бүген районыбыз үсешендә хәлиткеч роль уйнаучы сәләтле яшьләргә үсәр өчен барлык мөмкинлекләр дә булдырылган. Белем бирү сыйфатын арттыру, яшьләрнең ял сәгатьләрен оештыру һәм сәламәт яшәү рәвешен көн үзәгенә куюга зур игътибар бирелә. Бүген күбегез фән өлкәсендә зур уңышларга ирешә, халыкара дәрәҗәдәге бәйгеләрдә һәм олимпиадаларда җиңү яулый.
“Җитештерү һәм куллану калдыклары турында”Федераль Закон(24 июнь,1998ел,№89) нигезендә кече һәм урта эшмәкәрлекнең барлык субъектлары калдыкларның барлыкка килү,куллану,зыянсызландыру һәм урнаштыру турында Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының территорияль идарәсенә хисап бирергә тиеш.Бу табигатьне саклауга юнәлдерелгән законнарның үтәлешен тәэмин итү һәм калдыкларның әйләнә-тирә мохиткә тәэсирен минимизацияләү максатында эшләнә.
Зәйдә өч һәм аннан күбрәк сыер асраучыларга сыер саву аппаратлары бирү район программасы быел да гамәлдә. 2015 елда өч һәм аннан күбрәк сыер асраучы – 109, 2016 елда исә 25 гаиләгә сыер саву аппараты тапшырылган. 2017 елда исә 14 гаилә аппаратлы булуга теләк белдереп гариза биргән.
Шушы көннәрдә Бөгелмә шәһәрендә А. В. Тарасов исемендәге “Алтын алка” клубы призына яшь хоккейчыларның Бөтенроссия ярышлары республика этабы узды.Ярыш нәтиҗәләреннән күренгәнчә, Зәй командасы дүртенче урынны алды.

24
гыйнвар, 2017 ел
сишәмбе

Район башлыгы Р. Г. Кәримов һәр сишәмбе көнне район белгечләре белән берлектә агрофирма бүлекчәләре, крестьян-фермер хуҗалыкларында атналык башкарылган эшләрне карый. Бүген район башлыгы “Зәй” агрофирмасы “Алга” бүлекчәсенең Карман һәм Кәрәкәс авылларында булып, яшь мөгезле эре терлекләр үстерүнең яңа технологияләре белән кызыксынды, Кәрәкәс авылыннан А.Р.Мөхәммәтҗанов (кошчылык) һәм Урта Пәнәче авылыннан Җ.К.Зәйнәшевләрнең фермер хуҗалыкларындагы эш барышы белән танышты.

Бүген «Теплосервис» хезмәт коллективында узган елда башкарылган эшләргә нәтиҗә ясалды. Коллективны еллык отчет белән оешма җитәкчесе Р.Г.Гарипов таныштырды. Районның социаль- икътисадый үсеш нәтиҗәләре хакында район башкарма комитеты башлыгы урынбасары Н.А.Нифатов сөйләде. Чарада эш нәтиҗәләре буенча аеруча тырышлык куйган хезмәткәрләр билгеләп үтелде. Җыелышта шәһәр башлыгы урынбасары Е.В.Недошивина катнашты.

18 – 20 гыйнварда Казанда Татарстан Республикасы укучылары спартакиадасы кысаларында фигуралы шуу буенча Татарстан беренчелеге узды. Беренчелектә Зәй командасы үз төркемендә җиңүче булды.
Шушы көннәрдә Базарлы Матакта яшүсмерләр һәм кызлар арасында «Красный Восток-Агро» АҖ призына билбау көрәше буенча Татарстан беренчелеге узды. Анда Зәйдән үз авырлыкларында Рания Гатауллина -II , Ксения Венкова, Гөлназ Гайфуллина, Регина Краснова, Денис Архипов III урын алды.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты видеоконференция режимында «Татарстан Республикасында бердәм дәүләт имтиханын үткәрү”гә багышланган брифинг үткәрде. Брифингка Совет, Башкарма комитетның мәгариф бүлеге хезмәткәрләре һәм район массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары чакырылган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International