Бүген район башлыгы Р. Г. Кәримов «Космос» Яшьләр үзәген капиталь төзекләндерү буенча киңәшмә уздырды. Р.Г.Кәримов башкарылган эшләрнең сыйфатына уңай бәя биреп, төзүчеләргә эш темпларын бүгенге көндәгечә дәвам итәргә кушты. Район башлыгы, физик мөмкинлекләре чикле булган гражданнар өчен үзәктә тудырылган шартларның катгый таләп һәм нормаларга туры килергә тиешлеге хакында тагын бер кат искәртте.Шул ук көнне Р.Г.Кәримов “Энергетик” мәдәният йортын төзекләндерү буенча да киңәшмә үткәрде.
31 нче гыйнварда Казанның «Корстон» комплексында Татарстан кеше хокуклары буенча вәкаләтле карамагындагы эксперт советының киңәйтелгән утырышы булды. Утырышта Татарстан Республикасы Премьер –министры И.Ш.Халиков катнашты. Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле С.Х.Сабурская 2016 елда республикада кеше һәм граждан хокукларын һәм иреген үтәүгә нәтиҗә ясады. Утырышта Зәй муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф.Хафизов катнашты. Район ветераннар Советы рәисе М.С.Хүҗин чыгыш ясады, үзенең эш тәҗрибәсе белән уртаклашты.