"Зәй крекер" ҖЧҖ хезмәт коллективында очрашу

2017 елның 31 гыйнвары, сишәмбе
Бүген, "Зәй крекер" ҖЧҖ кондитер фабрикасында еллык эш нәтиҗәләре буенча хезмәт коллективы утырышы үтте. Районыбызның 2016 елга социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2017 елга куелган бурычлары белән район башлыгы Р.Г.Кәримов таныштырды. "Зәй крекер" ҖЧҖ кондитер фабрикасында ел дәвамында башкарылган эшләрнең торышы һәм алдагы елга планнаштырылган эшләр хакында"Зәй крекер" ҖЧҖ идарәче директоры Д.А.Кукушкин чыгыш ясады. Озак еллар нәтиҗәле хезмәтләре өчен, предприятиядә эшләүчеләргә район башлыгының Мактау грамоталары тапшырылды. Алар арасында өлкән мастер Н.А.Старостина,мастер Т.И.Зыятдинова,лобарант В.М.Абзаева, камыр ясаучы Р.Д.Алешкиналар бар иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International