Бүген, 26 май көнне Иске Зәй бистәсендә яңа мәчет ачылды. Мәчет ачу тантанасында район башлыгы Р.Г.Кәримов, Татарстан Республикасы Президенты Аппаратының дин эшләре буенча вәкиле Р.Н.Хисмәтуллин, Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе- мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, Зәй муниципаль районы Советы депутаты Ш.Б.Минһаҗев, башка күп санлы дәрәҗәле кунаклар, мәчетне төзүчеләр, күрше-тирә район мөхтәсибләре,ветераннар һәм Зәй халкы катнашты. Бистәдә тулы бер комплекс булды: ул мәчет, уку-укыту үзәгеннән тора. Соңгысында якташ язучы, галим Ялчыгол музее да булдырылды. Бу очраклы түгел, әлеге укыту үзәге Ялчыгол кебек дин галимнәре үстерүгә башлангыч, нигез булып торыр.
Шәмдәлләрдә яна утлар. Шул исемдәге әдәби-музыкаль кичә романсларга гашыйк зәйлеләрне Таҗетдин Ялчыгол исемендәге скверга җыйды.Чараны оештыручы үзәк китапханә хезмәткәрләре тамашачыны узган гасырга алып кайтып килмәкче. Илебездә беренче романслар яңгыраганга ике гасырдан артык вакыт узса да, алар бүген дә күңел кылларын тибрәтергә сәләтле. Тыңлаучылар Зәй сандугачы Нина Шатрилова башкарган романсларның аһәңенә төренеп музыка һәм шигъриятнең сихри дөньясына чумдылар. Аның башкаруында “Не корите меня, не браните”, “А напоследок я скажу” һ.б. алкышларга күмелде. Алып баручы Людмила Михайловна Крылова романсларның барлыкка килү тарихын сөйләде, аларның үзенә тарту көче булуын ассызыклады. Әдәби музыкаль чарага китапханәнең «Надежда» һәм «Вдохновение» клубларында шөгыльләнүче зыялылар чакырылган иде. Сихри вокал жанры сквер аша үтеп йөрүчеләр игътибарын да үзенә җәлеп итте. Романслар кичәсе шәһәрдәшләребездә мондый кичәләргә ихтыяҗ булуын ачыклады.