Татарстан Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ идарәсе ветераннар советы тарафыннан инде берничә ел иң яхшы юл-патруль хезмәте экипажларын ачыклау буенча конкурс оештырыла. Аңа нәтиҗә квартал саен ясала. Шунысы куанычлы, быелның беренче кварталы нәтиҗәләре буенча безнең ЮХИДИ бүлегенең Радик Сибгатуллин һәм Михаил Кузьмин составындагы экипаж, республикада иң яхшы дип табылып, җиңүгә иреште. Район эчке эшләр бүлегендә әлеге уңайдан узган тантанада җиңүчеләргә вымпел һәм акчалата премия бирү турында сертификатны ТР Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе ветераннар советы рәисе Иван Гафуров тапшырды. Ул җиңүчеләрне ТР ЮХИДИ идарәсе һәм үз исеменнән кайнар котлады. Радик Сибгатуллин Чаллыда туып-үскән, Зәй ЮХИДИ системасында сигез ел хезмәт куя. Михаил Кузьмин Урта Баграж авылыннан. Аның да юл инспекторы вазифаларын башкару стажы сигез елдан артык. Алар – тырыш, үз хезмәтләрен зур җаваплылык тоеп башкаралар. Николай Шамионов, “Зәй офыклары” газетасы