ЯҢАЛЫКЛАР


25
апрель, 2017 ел
сишәмбе

Зәй муниципаль районы башлыгы Р.Г.Кәримов исеменнән, Зәй ветераннар Советы рәисе М.С.Хүҗин, бүгенге көндә Зәй шәһәрендә яшәүче Йосыфова Рәисә Исмагыйл кызын 90 яшьлек юбилее белән котлады. Юбилярны котлауда мәдәният йортының автоклуб хезмәткәрләре, район массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре дә катнашты.


24
апрель, 2017 ел
дүшәмбе
Аксар җирле үзидарәсенең Бөгелдә-2 дә яшәүче хезмәт ветераны Старкова Мария Максимовна район башлыгы Р.Г.Кәримов исеменнән 90 яшьлек юбилее белән котлау кабул итте. Котлауда муниципаль район башлыгы урынбасары В.Г.Акатьев, Аксар авылы җирлеге башлыгы Ю.И.Гыйльманов һәм мәдәният йортының автоклуб хезмәткәрләре катнашты.

21
апрель, 2017 ел
җомга
Мәрхәмәтлелек декадасы кысаларында 20 апрельдә, Үзәк балалар китапханәсендә социаль яклау үзәге белән берлектә, кешенең тугрылыклы дусты –этләргә багышланган тематик кичә уздырылды. Кичәгә мөмкинлеге чикләнгән балалар, имин булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар һәм аларның әти - әниләре чакырылды. “Бир тәпиеңне, дустым” электрон презентациясе мавыктыргыч әңгәмә белән үрелеп алып барылды. Кичәнең бергәләшеп аралашу өлешендә, кайбер балалар үзләренең дә дүрт аяклы дуслары булуы турында сөйләделәр, ә китапханәчеләр балаларны хуҗасыз этләргә карата да мәрхәмәтлерәк булырга, көчеңнән килгәнчә аларга ярдәм кулы сузарга, мөмкинлегең булса берәр эт яки мәчегә мәрхәмәтле хуҗа булу турында да онытмаска өндәделәр. “Ак Бим Кара колак” китабы һәм “Хатико” кинофильмы турында сөйләгәнне дә балалар бик яратып, йотлыгып тыңладылар. Чөнки, аларда чынбарлыкта булган вакыйгалар тасвирланган һәм этләрнең үз хуҗаларына ничек тугрылыклы булулары сүрәтләнеп бирелгән. Бу көнне балалар узләренчә китапханәбезгә дә ярдәм иттеләр – бик теләп, таушалган китапларны ремонтлау эше белән шөгыльләнделәр –шулай итеп мәрхәмәтле гамәлләр кылуга үз өлешләрен керттеләр.

13
апрель, 2017 ел
пәнҗешәмбе
Космонавтика көненә багышлап Үзәк балалар китапханәсендә ”Кыңгырау чәчәк” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән “Галәм серләре” дип исемләнгән танып белү сәгате уздырылды. Балалар йолдызлар һәм планеталар, космонавтлар һәм галәм кораблары, беренче космонавт Юрий Гагарин турында бик күп яңа кызыклы мәгълумат алдылар, космос турында дөрес итеп кроссворд чиштеләр. Чын космонавт булыр өчен кеше нинди сыйфатларга ия булырга тиеш икән? Шул турыда бергәләшеп фикер алыштылар. Китап күргәзмәсендәге китаплар да балаларда кызыксыну уятты.

10
апрель, 2017 ел
дүшәмбе
Бүген хакимиятнең зур залында район башлыгы Р.Г.Кәримов җитәкчелегендә аппарат киңәшмәсе үтте. Киңәшмәдә Зәй эчке эшләр бүлеге башлыгы урынбасары И.Н.Шакиров, авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсе башлыгы А.Н.Галиәхмәтов, янгын-сак гарнизоны башлыгы А.А.Әхмәтшиннар чыгыш ясады. Киңәшмә барышында район башлыгы Р.Г.Кәримов«Мефро уилз Руссиа Зәй заводы»ҖЧШ генераль директоры И.Р.Давыдовны туган көне белән , Техник инвентаризация бюросы Зәй бүлеге башлыгы Г.С.Шәймарданованы юбилее белән котлады. Халыкны эш белән тәэмин итүдә аеруча хезмәт куйган җитәкчеләргә район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды. Р.Р.Әмиров предприятие агрофирма һәм оешмаларда диспансеризация үткәрүнең торышы белән таныштырды. Мәгариф бүлеге эшчәнлегенең торышы хакында мәгариф идарәсе башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Н.В.Васильева чыгыш ясады. Киңәшмәгә район башлыгы Р.Г.Кәримов йомгак ясады.

7
апрель, 2017 ел
җомга
Бүген Югары Мәлем авылы җирлегендә авыл җирлекләре башлыклары катнашында семинар үтте. Семинарда катнашучылар Югары Мәлем авылы мәктәбе, “Чулпан” балалар бакчасы, янгын- куркынычсызлыгын тәэмин итү бүлеге, К.А.Мурзагов фермерлык хуҗалыкларында булдылар һәм андагы эш торышы белән таныштылар. Шулай ук Югары Мәлем авылы зиратының торышын карадылар. Киңәшмәнең пленар өлешен район башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф.Хафизов башлап җибәрде. Авыл җирлегендә башкарылган эшләр хакында җирлек башлыгы Ф.Н. Николаева чыгыш ясады. Киңәшмәдә җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Р.Р.Шәйхиев, район башкарма комитеты башлыгы урынбасары П.А.Байрашев, торак- коммуналь бүлеге башлыгы А.В.Петров, ГИБДД хезмәткәре Р.Р.Биктаһиров, мәдәният идарәсе башлыгы С.М.Батршиналарның чыгышы тыңланды. Киңәшмәгә нәтиҗәне район башкарма комитеты башлыгы И.Ф.Хафизов ясады .
“Балалар иҗат йортында”Кече академияне тәмамлаучыларның чыгарылыш кичәсе узды. Тантаналы чараны оешма директоры В.П.Куликова ачты. Коллективта эшләүче педагоглар укучыларга үзләренең җылы котлау сүзләрен җиткерделәр. Укуны тәмамлаучы балалар арасында, Кече академиянең Мактау китабына кертелүчеләр дә бар.Чара барышында барлык укучыларга таныклык һәм дипломнар тапшырылды. Балалар исә җавап формасында үзләренең биюләрен матур итеп башкардылар. Л.Б.Заплутахина һәм В.Р.Кәлимуллиналар җитәкчелегендәге иҗади коллективларның чыгышы чараны тагын да җанландырды.
Өченче көн рәттән район башлыгы Р.Г.Кәримов җитәкчелегендәге комиссия агрофирмалар бүлекчәләрендәге техникаларның язгы-кыр эшләренә әзерлеген карый. Татарстанда авыл-хуҗалыгы промышленносте оешмалары арасында язгы-кыр эшләренә әзерлек буенча конкурс игълан ителүе хакында бүлекчәләрнең механизатор һәм белгечләре яхшы белә. Бүген комиссия вәкилләре “Восток” агрофирмасының “Александровский”, “Яңа Спасс”, “Бохарай”, “Сармаш”, “Мәлем” , “Зәй шикәре” агрофирмасының “Сәвәләй”, “Маяк”, “Рассвет” бүлекчәләрендәге һәм Гүлькин авылының “Союз-Агро” ҖЧШ ендәге эш торышы белән таныштылар һәм кирәкле нәтиҗәләрне ясадылар.

6
апрель, 2017 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан синоптиклары фаразлавынча, бүген Татарстанда аязучан болытлы һава, явым-төшемнәр көтелми, көньяк-көнбатыштан уртача тизлектәге җил исә. Һава температурасы республикада көндез 3-9 градус җылы, төнлә 4, көнчыгыш районнарда 7 градуска кадәр салкын булыр дип көтелә. Зәйдә төнлә һәм көндез явым-төшемнәр көтелми, аязучан болытлы һава, җил көньяк-көнбатыштан. Температура төнлә – +1, көндез +5..+7 градус булыр дип көтелә.
5 апрельдә Үзәк балалар китапханәсендә социаль яклау үзәге белән берлектә Бөтендөнья сәламәтлек көненә (7.04) багышланган кичә уздырылды. Кичәгә мөмкинлеге чикләнгән балалар, имин булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар һәм аларның әти - әниләре чакырылды. Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше турында фикер алышудан соң электрон презентация буенча уздырылган викторина сорауларына бергәләшеп җаваплар эзләделәр, күргәзмәдәге китаплар белән таныштылар. Кичәнең икенче өлеше балаларның күңеленә бигрәк тә хуш килде – алар хәрәкәтле төрле спорт уеннарында үзара көч сынаштылар. Яз кояшының тәрәзәгә елмаюыннан, балаларның шат йөзләреннән, чыр – чулы авазларыннан уку залына гүя якты нурлар иңде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International