Яңа мәчет ачылды

2017 елның 26 мае, җомга

Бүген, 26 май көнне Иске Зәй бистәсендә яңа мәчет ачылды. Мәчет ачу тантанасында  район башлыгы Р.Г.Кәримов, Татарстан Республикасы Президенты Аппаратының дин эшләре буенча вәкиле Р.Н.Хисмәтуллин, Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе- мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, Зәй муниципаль районы Советы депутаты Ш.Б.Минһаҗев, башка күп санлы дәрәҗәле кунаклар, мәчетне төзүчеләр, күрше-тирә район мөхтәсибләре,ветераннар һәм Зәй халкы катнашты. Бистәдә тулы бер комплекс булды: ул мәчет, уку-укыту үзәгеннән тора. Соңгысында якташ язучы, галим Ялчыгол музее да булдырылды. Бу очраклы түгел, әлеге укыту үзәге Ялчыгол кебек дин галимнәре үстерүгә башлангыч, нигез булып торыр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International