ЯҢАЛЫКЛАР


12
март, 2018 ел
дүшәмбе
“Ялта-Зәй спорт комплексында муниципаль хезмәткәрләрнең чаңгы ярышлары узды. Анда республиканың 41 районынннан 164 кеше катнашты. Ярыш нәтиҗәләреннән күренгәнчә, Зәй районыннан Уразайкин Петр - 2 нче, Гадершин Илфат- 5 нче,Токмакова Татьяна- 3нче,Павлова Наталья- 2 нче урынны алдылар.Район башлыгы Р.Г.Кәримов ярышларда катнашучыларга чын күңелдән рәхмәтен белдерде һәм аларга яңа уңышлар теләде.

Бүген хакимиятнең зур залында район башлыгы Р.Г.Кәримов җитәкчелегендә аппарат киңәшмәсе үтте. Киңәшмәдә район башлыгы Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре башлыгы Е.В.Недошивинаны туган көне белән котлады. Зәй районы киноучреждениясе директоры М.Р.Зыятдинов һәм район Башкарма комитетының архив бүлеге башлыгы Ф.Ф.Әхмәтвалиевалар район башлыгының Мактау кәгазенә лаек булдылар. «Созвездие-Йолдызлык» фестивален оештыруда актив катнашучы, район Башкарма комитеты эшләрә идарәчесе Якубова Ирина Петровнага, «Заинск-информ» ТАТМЕДИА филиалы җитәкчесе Исрафилова Венера Назифовнага, “Энергетик” мәдәният йорты коллективына һәм “Яшьләр үзәге” директоры Столбова Нина Альбертовналарга фестивальне оештыру комитете рәисе дипломы тапшырылды. Р.Г.Кәримов утырышта катнашучыларны, Әлмәт, Зәй, Лениногорск, Сарман районнарында Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсенең Территориаль бүлеге башлыгы урынбасары итеп билгеләнүче Р.М.Нәсибуллин, “Энергетик” мәдәният йорты директоры итеп билгеләнүче С.Ю.Ревина һәм район ветераннар Советы рәисе итеп билгеләнгән Н.И.Шипковлар белән таныштырды. Киңәшмәнең көн тәртибе буенча Зәй эчке эшләр бүлеге, район азык- төлек идарәсе , янгын-сак гарнизоны, район дәваханәсе һәм дәүләт техник күзәтү эшенә атналык йомгак ясалды. Көн кадагында торган районда хезмәт базары торышы турындагы мәгълүмат белән халыкны хезмәт белән тәэмин учреждениясе директоры Е.В.Андреева таныштырды.

11 мартта Зәйдә «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы кышкы фестиваленең II этабы узды. Фестивальдә Зәй, Нурлат һәм Сарман районнарыннан 26 кешедән торган 3 команда катнашты. Ярышта катнашучылар 1,2,3,5 км.га чаңгыда йөгерү,25-50метрга кадәр аралыкка йөзү, винтовкадан ату һәм башка бик күп спорт төрләре буенча көч сынаштылар. Гомүми ярыш нәтиҗәләре буенча 3197 очко җыеп, Зәй районы беренче урынга чыкты, икенче урынны алган Норлат районы 2560 очко, Сарман районы ярышчылары 2354 очко җыюга ирештеләр.

10 нчы мартта шәһәр мәдәният йортының “Ивушка” вокаль коллективы, Менделеевск шәһәренең С.Гассар исемендәге мәдәният йортында узган, Елена Дунаева исемендәге “Менделеевск чишмәләре” рус җырлары конкурсының II региональ фестивалендә катнаштылар
7 мартта спорт –комплекс үзәгендә предприятие, оешма һәм учреждениеләрнең ир-ат командалары арасында волейбол буенча финал ярышлары узды. Ярыш нәтиҗәләре буенча Зәй ГРЭСы беренче, спорт идарәсе, “Барс” балалар спорт мәктәбе,”Яшьлек” спорт мәктәбе икенче урынны алды, 3 урын җаваплылыгы чикләнгән «Мефро Уилз Руссиа Зәй Заводы» командасына бирелде.

9
март, 2018 ел
җомга
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Зәйгә эшлекле сәфәр кылды. Президент “Заман” сәнәгать паркында, район үзәк дәваханәсенең заманча балалар корпусында, үзгәртеп корылган “Энергетик” Мәдәният сараенда, Ринат Фәрдиев исемендәге ял паркында булды. Ял паркында бу көнне СССРның атказанган спорт остасы В. А. Бекасов истәлегенә чаңгы буенча республика чемпионаты уза иде. Рөстәм Миңнеханов парк белән танышып, чемпионат кысаларында узучы классик стильдәге спринт ярышларын карады, чаңгычылар белән кызыксынды, җиңүчеләрне котлады. Президент заманча балалар дәваханәсе корпусы мөмкинлекләрен югары бәяләде, “Энергетик” Мәдәният сараеның төрле иҗат юнәлешләреннән гөр килеп торуын бик мөһим, диде.
«Өй бәйрәме» программасын тормышка ашыру кысаларында “Шатлык” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре Әхмәт авылында “Әбиемә кунакка” дип аталган чара үткәрделәр. Алар социаль ярдәмгә мохтаҗ булган, хезмәт ветераны Зинаида Ивановна Бухарованы 8 март бәйрәме белән котладылар. “Туганайлар” ансамбленә йөрүчеләр ветеранның өендә концерт күрсәттеләр. Очрашу җылы атмосферада үтте.

Сөббух Рафыйков исемендәге үзәк китапханәдә эшләүче хезмәткәрләр, “Өмет” клубына йөрүче китап укучыларын 8 март бәйрәме белән котладылар. Бәйрәм өчен әзерләнгән мавыктыргыч программа, викторина һәм конкурслар анда катнашучыларның күңеленә хуш килде. Чарада катнашучылар үзләренең яраткан җырларын һәм такмакларын башкардылар. “Яз. Бәйрәм. Хатын-кыз” дип исемләнгән китап күргәзмәсе аларда зур кызыксыну уятты. Бәйрәм  күңелле үтте. Кунаклар барсы да очрашудан бик канәгат булып, рәхмәт әйтеп киттеләр.


7
март, 2018 ел
чәршәмбе
Бәйрәм белән, хөрмәтле хатын-кызлар! Сезне чын йөрәктән язның иң якты, матур бәйрәмнәренең берсе – Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйм. Үзе тудырган иң югары камиллек үрнәге буларак, хатын-кызга бу көнне хәтта табигать тә сокланып туймыйдыр кебек. Борын-борыннан хатын-кыз җан җылысын, матурлык һәм назлылыкны үзендә гәүдәләндерә, дөньяга яңа тормыш, киләчәккә өмет-ышаныч бүләк итә. Хатын-кыз гомер-гомергә гаилә учагын сүндерми саклап килә, әниләребез һәм әбиләребезнең, апа-сеңелләребез һәм хатыннарыбызның күңел җылысы һәм кайгыртуы безне һәрвакыт бөек эшләргә рухландыра, кыюлык һәм ихтыяр көче бирә. Безнең хатын-кызлар бик күп төрле өлкәләрдә хезмәт куялар, җәмәгать тормышында актив катнашалар һәм республиканы социаль-икътисади үстерүгә лаеклы өлеш кертәләр. Сезнең сәнәгать, авыл хуҗалыгы, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният һәм фән өлкәсендәге хезмәтләрегез бәяләп бетергесез. Без сезнең җиңүләргә, уңыш-казанышларыгызга чын күңелдән сөенәбез һәм сезнең белән горурланабыз. Ир-егетләр белән беррәттән, Бөек Ватан сугышының бөтен авырлыкларын үз җилкәләрендә күтәргән өлкән буын хатын-кызларына хөрмәтебез аеруча зур. Сезнең батырлыгыгыз, түземлегегез һәм чыдамлыгыгыз өчен сезгә чын күңелдән рәхмәт әйтәм. Хөрмәтле хатын-кызларыбыз, бу бәйрәм сезгә иксез-чиксез бәхет-сөенечләр бүләк итсен, якыннарыгызның, кадерлеләрегезнең җан җылысын, кайгыртуын, яратуын һәрчак тоеп яшәгез! Тормышыгызда киләчәккә ышаныч, гаиләдә татулык, муллык хакимлек итсен, ә сөйгәннәрегез, туганнарыгыз һәм дусларыгыз сезгә үзләренең елмаюларын һәм чәчәкләрен ешрак бүләк итсеннәр! Разиф Кәримов, муниципаль район башлыгы.
7 нче мартта хакимияттә III нче чакырылыш район муниципаль Советының XXVIII нче утырышы узды. Аны район Советы рәисе Р.Г.Кәримов алып барды. Утырышның көн тәртибендә 11 сорау каралды. Утырышта шәһәр прокуроры Р.Р.Кәримов, район финанс-бюджет палатасы рәисе В.Э.Шакирҗанова, район мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Р.Р.Шәйхиев, район Советы юридик бүлеге башлыгы В.В.Кудряшов, район Башкарма комитеты эшләре идарәчесе И.П.Якубова, район финанс-бюджет палатасы баш белгече Ю.С.Журавлеваларның чыгышы тыңланды. Кабул ителәсе караларның проектлары депутатлар тарафыннан яклау тапты һәм кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International