Бәйрәм белән котладылар

2018 елның 9 марты, җомга

Сөббух Рафыйков исемендәге үзәк китапханәдә эшләүче хезмәткәрләр, “Өмет” клубына йөрүче китап укучыларын 8 март бәйрәме белән котладылар. Бәйрәм өчен әзерләнгән мавыктыргыч программа, викторина һәм конкурслар анда катнашучыларның күңеленә хуш килде. Чарада катнашучылар үзләренең яраткан җырларын һәм такмакларын башкардылар. “Яз. Бәйрәм. Хатын-кыз” дип исемләнгән китап күргәзмәсе аларда зур кызыксыну уятты. Бәйрәм  күңелле үтте. Кунаклар барсы да очрашудан бик канәгат булып, рәхмәт әйтеп киттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International